Accessibility links

Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" әсәре Словения радиосында яңгырады


"Килмешәк" спектакленнән.
"Килмешәк" спектакленнән.

Моңа кадәр пьеса инглиз, кытай телләренә дә тәрҗемә ителгән.

Татар драматургы Сөмбел Гаффарованың "Килмешәк" әсәренең бер өлеше Словения радиосында радиопостановка итеп ясадылар. Ул Словенияның Radioprvi.rtvslo.si радиосында яңгырады.

"Мин берничә ел элек Кытайда халыкара драматургия лабораториясендә катнаштым. Шул лаборатория нәтиҗәсе итеп "Килмешәк" әсәре барлыкка килде. Шушы лаборатория кысаларында барлыкка килгән әсәрләрнең кисәкләре Норвегияда күрсәтелде һәм аларны төрле ил режиссерлары сәхнәләштерер өчен үзләренә алды. Минекен Фәрит абый Бикчәнтаев алды. Шушы лабораториянең оештурычалырнаң берсе Вилма Штритоф Словениядан. Ул радиода шундый тапшыру эзерләгән – лаборатория кысаларында бөтен язылган әсәрләр турында берәм-берәм сөйләнде, авторлары турында да сөйләнде, һәм шушы әсәрләрнең өзекләре радиопостановка итеп эшләнде", дип сөйләде Азатлыкка Сөмбел Гаффарова.

"Ул пьеса татар, инглиз, кытай телләрендә бар. Хәзер бер өлеше словен телендә дә бар", дип өстәде Сөмбел.

Яшь драматург Сөмбел Гаффарова әсәре нигезендә куелган "Килмешәк" спектакле Камал театры сәхнәсендә бара. Туган җир кайда? Үзең яшәгән җирме яки кендек каның тамган нигезме? Үз ватаныңа үги бала булгач, аны яратып буламы? Биредә шул сораулар күтәрелә. Сөмбел Гаффарова мөһаҗирлек – бүген иң кискен проблемнарның берсе дип саный.

Гаффарова әйтүенчә, пьесадагы төп герой – реаль кеше: "Ул – дәү әниемнең абыйсы Нәкыйп Әүхәдиев. Абый 18 яше тулыр-тулмас сугышка китә, берничә елдан соң хәбәрсез югала. Нишләптер абыйның исемен дә үзгәртәсем килмәде. Чөнки гаиләдәге ышанудан ерагаеп булмады. Хәтерлим әле, Нәкыйп абыйны әнием дә эзләтеп карады, апалары да төрле архивларга мөрәҗәгать итте, әмма ул суга төшкәндәй юк булган иде. Мәрьямбикә әби аның исәнлегенә, кайдадыр яшәп ятуына бик ышана иде. Менә бу ышану гаиләбездә матур бер риваятькә әйләнде. Аның исән дип уйлау безгә ниндидер бер җиңеллек бирде".

2019 нче елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры үз тарихында беренче мәртәбә Һиндстанга спектакль белән барды. Һиндстанның Дәүләт драма мәктәбе оештырган халыкара фестивальдә катнашып, Дәһли һәм Варанаси шәһәрләрендә Сөмбел Гаффарова пьесасы нигезендә Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Килмешәк" спектаклен тәкъдим итте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG