Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары 1921 елгы ачлык корбаннары истәлегенә һәйкәл һәм музей сорый


Чит ил хәбәрчеләре архивларында сакланган фотоларның берсе. Татарстан, 1921-1922 еллар
Чит ил хәбәрчеләре архивларында сакланган фотоларның берсе. Татарстан, 1921-1922 еллар

Активистлар ачлык елларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә кирәк дип саный.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге Идел буенда булган ачлыкка 100 ел тулу уңаеннан 2021 елны ачлыкта корбан булганнарны искә алу елы дип игълан итте. Активистлар ачлык елларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итәргә һәм Казанда әлеге уңайдан һәйкәл ачуны һәм музей булдыру кирәк дип саный.

"Бу татарлар тарихында 1552 елда Казанны басып алудан соң булган иң зур фаҗигаләрнең берсе. Белгечләр ачлыкта кимендә 350-500 мең татар үлгән дип язалар. Анда шулай ук Идел буенда яшәгән башка халыклар да зур югалту кичергән. Шушы ачлык белән татар халкын киметергә, аны бүлгәләргә теләгәннәр. Һәм без фаҗигане халкыбызга белгертергә тиешбез", дип белдерде Азатлыкка активист Наил Нәбиуллин.

Нәбиуллин мондый фаҗигаләр оныттырылган очракта татар халкы алга таба үсә алмаячак, дип саный. Аның сүзләренчә, ел дәвамында галимнәр, журналистлар, зыялылар бу фаҗиганең сәбәпләрен халыкка җиткерергә тиеш. "Без моннан дәрес алырга тиеш. Бу ачлык юктан гына килеп чыкмаган бит. Совет хакимиятенең дөрес булмаган адымнарыннан килеп чыккан. Әлеге фаҗига хакында, ни кызганыч, халкыбызның күпчелеге белми", диде ул.

Активист шулай ук Казанда ачлык корбаннарына атап һәйкәл ачу һәм музей булдыруны да таләп итүләрен, әйтте. Бу һәйкәл һәм музей өчен Татар бистәсе уңайлы урын дип уйлый Нәбиуллин.

Моннан тыш, Наил Нәбиуллин 1921 елгы ачлык турында тикшеренүләр әле бик аз, аларны арттырырга кирәк дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG