Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда мәхкәмә "Хизб ут-Тәхрир" фигуранты хатынына ялгыз пикет өчен хөкем чыгарган


Севиля Омерова.

2020 елның декабрендә Севиля Омерова "Кырымтатарлар террорчылар түгел. Репрессияләрне туктатыгыз! Иремне иреккә җибәрегез" дигән язу тотып торган.

Русия карамагындагы Җанкой районы мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир"нең Карасубазар (Белогорски) эше фигуранты Риза Омеровның хатыны Севиля Омеровага карата административ эш кысаларында кабат утырыш уздырды.

Иҗтимагый яклаучы Айдер Сулейманов сүзләренчә, хөкемдар Мария Ермакова Омерованы гаепле дип тапкан һәм чикләү чарасы буларак кисәтү белдергән. Бу турыда "Кырым теләктәшлеге" хәбәр итә.

Мәхкәмәдә полиция майоры Николай Литвин Омерова тарафыннан хокук бозылуын "Э" Үзәге хезмәткәрләреннән белдем дип сөйләгән. "Э" хезмәткәрләре пикет булганын социаль челтәрләрдән карап белгән диелә.

Мәхкәмә, ике якны да тыңлап, Севиля Омерованы гаепле дип табарга һәм кисәтү хөкеме чыгарырга карар иткән.

Омерованың яклаучысы әлеге хөкем карары белән килешми һәм сәяси тоткынның хатынын тулысынча гаепсез дип тануга ирешергә тели, диелә хәбәрдә. Моннан тыш, мәхкәмә утырышының ябык тәртиптә узуы да әйтелә. Мәхкәмәгә килгән кырымтатарларның барысын да полиция видеокамерага төшереп торды диелә.

2020 елның 27 декабрендә Севиля Омерова Кырымның Җанкой районы Азовское бистәсендә ялгыз пикетка чыккан иде. Ул "Кырымтатарлар террорчылар түгел. Репрессияләрне туктатыгы! Иремне иреккә җибәрегез" дигән язу тотып торды.

2021 елның гыйнварында Севиля Омеровага полиция килеп, ялгыз пикет турында сораулар бирергә тырышкан.

12 гыйнварда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында торуда гаепләнгән Карасубазар (Белогорски) төркеменә хөкем карары чыкты. Өч кырымтатарга барлыгы 48 ел төрмә җәзасы хөкеме чыгарылды. Энвер Омеров – 18, аның улы Риза Омеров 13, Айдер Джеппаров 17 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем ителде.

Украина омбудсмены Людмила Денисова әлеге мәхкәмә карарын хөкем итеп чыкты. Украина тышкы эшләр министрлыгы мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруны һәм кырымтатарларны иреккә җибәрүне таләп итте. Кырым автономияле республикасы һәм Акъяр прокуратурасы кырымтатарларга карата Русия мәхкәмәсе карарын "репрессияләрнең чираттагы дулкыны" дип атады.

Карасубазар төркеме фигурантларына каршы карарны Европа илчеләре хөкем итеп чыкты. Алар кырымнарны иреккә чыгарырга чакырды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG