Композитор Элмир Низамов Русия президентының 2020 елда яшь мәдәният әһелләре өчен премиясен алган. Бу хакта Кремль сайтында әйтелә.
Әлеге бүләк Русиядәге композиция мәктәбе традицияләре дәвам иттерүгә керткән өлеше өчен бирелә диелә.
"Низамов иҗатының төрле жанрларда оста эшләү, академик музыка алымнарын милли фольклор белән бергә үзенчәлекле берләштерү, озын, зур күләмле әсәрләрдә үсеш динамикасын төзү осталыгы билгеләнә", дип язылган Кремль сайтындагы хәбәрдә.
Мәдәниятнең яшь әһелләре өчен премия 2011 елда булдырылды. Аны талантлы әдәбият һәм сәнгать әсәрләре иҗат итүче һәм иҗади проектлар тормышка ашыручы 35 яшькәчә булган кешеләргә бирәләр. Бүләкнең күләме биш миллион сум.
Эльмир Низамов 1986 елда Сембер (Ульяновски) шәһәрендә туа. 2006 елда әлеге шәһәрдә музыка көллиятенең фортепиано бүлеген, 2011 елда Казан дәүләт консерваториясенең композиторлар әзерләү факультетын (профессор А.Б. Луппов классы), 2014 елда аспирантура тәмамлый. 2012 елда Австрия башкаласы Венада урнашкан Шёнберг үзәгендә стажировка үтә. 2015 елда Эльмир Низамов, Ренат Харис либреттосына иҗат иткән "Кара Пулат" операсы өчен "Тантана" театр бүләгенә ия була. Моннан тыш, Низамов Муса Җәлил һәм Дамир Сираҗиев премияләре лауреаты, Русия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!