Евро һәм долларның рубльгә карата кыйммәтләнүе күзәтелә. Мәскәү биржасы саннарына карый, сатулар ачылган мизгелдә Евро 91 сумнан арткан, ул 25 февральдән соң беренче тапкыр шул бәягә күтәрелде.
Доллар 77 сумга якынлаша. "Иртәгә өчен" хисаплашу нигезендә евро бәясе 61 тиенгә үсеп, 91,07 сум торган, доллар 51 тиенгә кыйммәтләнеп, 76,9 сумга кадәр күтәрелгән диелә.
Сатулар башланган гына мизгелдә доллар рубльгә карата 8 тиенгә, евро 4 тиенгә төшкән булган.
Майда китереп җиткерү шарты белән сатылган Brent маркалы нефть бәясе бераз үсеш күрсәтеп 0,1 процентка арткан һәм мичкәсенә 60,88 доллар торган. 23 мартта нефть бәяләре 6 проценттан артык күләмдә очсызланган.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!