Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты мөддәтен яңадан санау турында канун кабул ителде


Яңа норма Владимир Путинга тагын ике тапкыр Русия президенты булырга рөхсәт итә. 

Русия думасы сайлаулар һәм референдумнар кануннарын Конституциягә яраклаштыру турындагы канун өлгесен өченче укылышта кабул итте. Аерым алганда, әлеге документ Владимир Путинга янә президентлыкка дәгъвә итәргә мөмкинлек бирә.

Үзгәрешләрнең берсенә ярашлы, бер үк затның президент вазифасында тору мөддәтләрен чикләү гамәлдәге ил башлыгына элекке президент мөддәтләрен исәпкә алмый гына кулланылачак. Шулай итеп, бу норма Владимир Путинга тагын ике тапкыр Русия президенты булырга рөхсәт итә.

Яңа төзәтмәләргә карганда, президент булып яше 35тән ким булмаган, кимендә 25 ел даими Русиядә яшәүче, башка ил ватандашлыгы яки яшәү рөхсәте булмаган кеше сайлана ала.

Конституциягә үзгәрешләр президент Владимир Путин тәкъдиме белән кертелде. Үзгәрешләрнең берсе аның президент мөддәтләрен "нульләштерергә", шул рәвешле, аңа 2036 елга кадәр хакимияттә калырга мөмкинлек бирде. Әлеге үзгәрешләр былтыр 1 июльдә гомумрусия күләмендә тавыш бирү нәтиҗәсендә хупланды.

Левада үзәге (Русия хакмияте аны "ят агент оешмалар" исемлегенә кертте) февральдә уздырган тикшеренү нәтиҗәләренә караганда, русияләрнең 41 проценты Владимир Путинның 2024 елдан соң президент булуын теләми. Путинның сайлануын теләмәүчеләрнең яртысы аның бу урынны артык озак биләвен әйткән, ялкытты, пенсиягә чыгарга вакыт дип белдергән. Сигез проценты Путинның китүен теләвен коррупция белән аңлаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG