Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәдәният эшлеклеләре Навальныйның колониядәге шартларына борчылу белдереп мөрәҗәгать бастырды


Хатны 158 кеше имзалады.

Мөдирләр, язучылар, актерлар һәм башка җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы Александр Калашниковка, Русия баш прокуроры Игорь Красновка һәм Кеше хокуклары омбудсмены Татьяна Москальковага хат җибәрде. Алар оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальныйга колониядә тиешле шартлар тудыруны, аның янына керү өчен адвокатларга комачауламауны һәм качарга мөмкиннәр исемлегеннән чыгаруны сорый.

Хатны 158 кеше имзалады һәм "Новая Газета" сайтында бастырылды.

Авторлар Навальныйның качарга омтылучылар исемлегенә кертелү сәбәпле, колония хезмәткәрләренең төнлә һәр сәгать саен аны уятып тикшерүләрен әйтә. Хат авторлары моны физик һәм психологик газап дип саный.

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, Навальный агуланганнан соң реабилитация курсын тәмамламаган, һәм колониядә ул мөһим булган тернәкләнү һәм медицина ярдәме алмый. Моннан тыш, аның янына килергә теләгән адвокатлар даими каршылыкка очрый, һәм 24 мартта тәмамланган эш көненә сылтау белән Навальныйны бөтенләй күрергә рөхсәт ителмәде.

"Хәзерге вакытта алынган мәгълүматка күрә, аның сәламәтлеге һәм тормышы өчен борчылырга җитди сәбәпләребез бар", диелә хатта.

Аны имзалаучылар милиция генерал-майоры дигән махсус дәрәҗәсе булган Москалькованы Навальный янына колониягә барырга һәм аны тоту шартларын тикшерергә чакыра. Җәзаларны үтәтү хезмәте башлыгы һәм баш прокурор хатта сәясәтченең "тормыш гаранты" дип атала.

Имзалаучылар арасында шагыйрә Лилия Газизова, режиссерлар Гарри Бардин, Андрей Звягинцев, Виталий Манский һәм Андрей Смирнов, актерлар Чулпан Хаматова һәм Елена Коренева, язучы Людмила Улицкая, сценарист Александр Гелман, музыкант Алексей Паперни, композитор Владимир Генин, кеше хокуклары активистлары бар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG