Accessibility links

Кайнар хәбәр

Байден: "Мине эшкә проблемнарны хәл итәр өчен ялладылар"


Джо Байден.
Джо Байден.

АКШ президенты Джо Байден вазифасына керешкәннән соң беренче матбугат очрашуы уздырды.

Пандемия чикләүләре сәбәпле, Джо Байденның Ак йортта узган матбугат очрашуына берничә дистә журналист кына кертелде.

АКШ президенты беренче итеп коронавирус эпидемиясе белән көрәш темасын күтәрде. Аның сүзләренчә, ул куйган максат үтәлгән – вазифасындагы беренче 100 көн эчендә 100 миллион вакцина ясалган. Президентның беренче 100 көне апрель ахырында тула, бу вакытка кадәр вакциналанган кешеләр санын 200 миллионга тутыру ниятләнә диде Байден.

Моннан тыш, президент иммиграция, коралны контрольдә тоту, кануннар чыгару, халыкара мөнәсәбәтләр турында сорауларга җавап бирде.

Байден 2024 елда икенче мөддәткә президентлыкка барырга әзерлеген әйтте. Ул вакытта аңа 82 яшь булачак.

Байден үзенең администрациясе гамәлләре "илне берләштерә" дип белдерде. Аларны республикан-сайлаучылар да яклый диде ул. "Мине эшкә проблемнарны хәл итәр өчен ялладылар, ә кешеләрне бүлгәләү өчен түгел" диде Байден.

Әфганстаннан АКШ гаскәрләрен чыгаруны телгә алып, Байден моны 1 майга кадәр эшләү икеле, әмма америкалы гаскәриләр ул илдә озакка калмас, диде.

АКШ президенты Төньяк Кореяда ракет сынауларын хөкем итеп чыкты, ләкин Пхеньян белән сөйләшүләргә әзер булуын искәртте.

Кытай белән мөнәсәбәтләр турында сорауларга җавап биреп, Байден АКШ кеше иреге һәм хокуклары кебек иң мөһим принципларны яклаячак һәм Пекинны кискен тәнкыйтьләячәк диде. Шул ук вакытта АКШ конфронтацияне булдырмаска тырышачак, ләкин гадел көндәшлеккә әзер дип белдерде президент.

Байден сүзләренчә, хәзер кайсы систем нәтиҗәлерәк дигән сорау хәл ителә – демократияме, әллә автократияме. Бу турыда сөйләгәндә ул Русияне дә телгә алды. Русия коммунистлар идеологиясе контролендәге ил булудан туктады, әмма автократия булып калды, диде ул. АКШ президенты беректәшләр белән бергә демократияләр саммиты уздырырга омтылыш булуын раслады. Америка һәм Русия мөнәсәбәтләре темасына туры кагылган сораулар булмады.

Аннан алда ABC телеканалына интервью вакытында Байден журналистның сез Владимир Путинны үтерүче дип саныйсызмы дигән соравына уңай җавап биргән иде. Путин шуннан соң Байденга "туры эфирда сөйләшеп алырга" тәкъдим итте, ләкин Русия һәм АКШ яклары президентларның аралашуы турында килешә килә алмады. Байден сүзләренчә, вакыты җиткәч ул Путин белән һичшиксез сөйләшеп алачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG