Соңгы ике ай дәвамында Татарстанда COVID-19 белән авыр хәлдә авыручылар саны үзгәрми. Бу хакта сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков матбугат очрашуында белдерде. Коронавирус ачыкланган очраклар саны кимесә дә, хастаханәгә салынучылар саны арткан. Мәсәлән, журналистлар декабрь аенда 100 очракка 18-20 кешене һоспитальгә озатсалар, хәзер 50ләп кеше табиблар күзәтүендә булуын ачыклаган.
"Без хастаханәләрдә ятаклар җитәрлек дип әйтә килдек. Дәвалау өчен һоспитальләрдә урыннар җитәрлек. Кызганыч, хастаханәгә авыр хәлдә китерелүче авырулар бар. Аларның саны соңгы ике айда үзгәрми", диде Жаворонков.
Бүген Татарстанда 122 081 кеше вакцина ясаткан. Шуларның 77 меңе икенче доза алган. Шул ук вакытта 22 меңнән артык вакцина әле кулланылмаган. Рәсмиләр вакцина ясаткан кешеләрнең саны җитәрлек булмауга зарланды.
"Безгә һәрвакыт аз. Без халыкны активрак булырга чакырабыз. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанны аерып әйтәсем килми. Бүген җәмгыятьтә вакцинага карата фикерләр төрле. Һәркем дә аны ясатырга тели дип әйтмим. Без аларны аңлыйбызда, аңламыйбыз да. Шуңа да мәгълүмати кампания алып барабыз, оешмаларга чыгып аңлату эше оештырабыз. Без күбрәк кешенең вакцина ясатуын телибез", диде Владимир Жаворонков.
Узган тәүлектә республикада тагын 40 кеше коронавирус йоктырган, 21 кеше хастаханәгә салынган. Шулай итеп COVID-19 диагнозы барлыгы 19 235 кешегә куелган. Пандемия башланганнан бирле 409 кешенең үлеме турында рәсми хәбәр иттеләр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!