Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФБК мөдире Иван Жданов әтисенә каршы җинаять эше ачылган


Иван Жданов.
Иван Жданов.

66 яшьлек Юрий Ждановка “вәкаләтләрен арттыру” маддәсе нигезендә эш ачылган.

Коррупциягә каршы көрәш фонды (ФБК, Русия хакимияте тарафыннан "ят агент" исемлегенә кертелгән, ФБК моның белән килешмәде) мөдире Иван Ждановның 66 яшьлек әтисе Юрий Ждановка каршы җинаять эше ачылган. Аны вәкаләтләрен арттыруда гаеплиләр. Мәхкәмә Юрий Ждановны тикшерү изоляторына озаткан. Бу турыда Иван Жданов Facebook-та язып чыкты.

ФБК мөдире әтисенә каршы җинаять эшен "президент идарәсенең бөтенләй яңа дәрәҗәдәге түбәнлеге һәм этлеге" дип атады. "Минем өчен бу иң куркыныч әйбер иде" дип өстәгән Жданов.

Җинаять эше минем сәяси эшчәнлегем аркасында ачылган, дип саный ул. "Бер шөбһәсез, бу җинаять эше минем белән һәм минем шөгылем белән бәйле" дип язган Иван Жданов.

26 мартта Юрий Ждановның Дондагы Ростов шәһәрендә тентү узган, аннары ирдән төне буе сорау алганнар һәм аны тоткарлаганнар. 27 мартта мәхкәмә аны тикшерү изоляторына утырткан.

Иван Жданов сүзләренчә, әтисе Ненец бүлгесендә Искатели бистәсендә башта идарә җитәкчесе урынбасары булып, соңгы елларда башка бер вазифада эшләгән, узган елның җәендә пенсиягә чыккан.

Тикшерү фаразынча, Юрий Жданов, торак комиссиясе әгъзасы буларак, бистә башлыгына бер хатынга социаль торак килешүе белән фатир бирергә рекомендация биргән, ләкин ул хатын бер тапкыр торак субсидиясе алган булган. Килешүне өзгәннәр, фатирны мәхкәмә карары нигезендә бистә идарәсенә кире кайтарганнар.

Иван Жданов "Новая газета"га сөйләгәнчә, әтисе бу хатынның субсидия алганын белмәгән. "Әтине махсус шундый хәлгә куйганнармы шул рәвешле, мин белмим. Бу хәлләр 2019 елның июлендә булды, бу вакытта Мәскәү шәһәр думасына сайлауларның иң кызган чагы иде, махсус нидер уйлап чыгарган булсалар да аптырамам" дигән ФБК мөдире.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG