Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлия Гыйлфанованы террорчылык финанслауда гаепләп ана хокукыннан мәхрүм итмәкчеләр


Юлия Гыйльфанов.
Юлия Гыйльфанов.

Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән Юлия Гыйлфанова 2019 елда Аргентинага китеп, соңрак бу илдә сыену сораган.

Алабуга районы опека бүлеге Түбән Камада туган Юлия Гыйлфанованы ата-ана хокукыннан мәхрүм итү турында шикаять биргән. Гыйльфанова террорчылыкны финанслау маддәсе нигезендә Русиядә аны кулга алу турында карар чыгарылган.

Хәзерге вакытта Юлия Гыйлфанова Аргентинада өй сагы астында утыра. Ул Буэнос-Айреска 2019 елның сентябрендә күчеп киткән һәм үзен качак дип тану өчен документларын биргән. Аңа кадәр Гыйлфанова берничә ел ире һәм балалары белән Каһирәдә яшәгән.

Опека бүлеге мәхкәмәгә шикаятендә Гыйлфанованы ике кечкенә баласына – дүрт яшьлек улы һәм бер яшьлек кызына карата ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне сорый. Балалар Русиядән читтә туган. Прокуратура балаларны анасыннан тартып алуга сәбәп итеп Гыйлфановага каршы террорчылык турында маддә нигезендә җинаять эше ачылуны күрсәтә. Гаиләдә тагын берничә балигъ булмаган бала бар, алар турында шикаятьтә әйтелмәгән дип яза Idel.Реалии.

Юлия Гыйлфановага террорчылыкны финанслау маддәсе нигезендә 2020 елның мартында гаеп белдерелде. Гыйлфанова кайбер кешеләрнең хисапларына акча күчергән, бу кешеләргә Русиядә террорчылык берләшмәсендә тору турында җинаять эше ачылган, диелә. Аннан алда интервью вакытында Юлия акчалар кемнең хисабына күчүен мин белмәдем дип белдергән иде.

2020 елның июлендә Гыйлфанова федераль эзләүгә игълан ителгән. Августта – халыкара эзләүгә. Ноябрьдә ул читтән торып кулга алынган. 2020 елның декабрендә Аргентина хакимияте хәлне ачыклау өчен аны йорт сагы астына утырткан. Русия Гыйлфанованы илгә кире кайтаруны таләп итә.

2021 елның ахырында Юлия Гыйлфанова качак статусы алу өчен әңгәмә аша узган. Аның нәтиҗәсе хакында әлегә хәбәр ителмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG