Русия аннексияләнгән Кырымның Акъяр шәһәре мәхкәмәсе тумышы белән Бакчасарайдан булган пенсионерны дәүләт хыянәтендә гаепләп 12 елга гомум тәртипле колониягә җибәрү турында карар кабул иткән.
Крым.Реалии искәртүенчә, пенсионерның исеме һәм фамилиясе мәхкәмә сайтында әйтелми, әмма ачык чыганаклардан билгеле булганча, сүз 1955 елгы Галина Довгополая турында бара.
Тыңлаулар ябык уза, чөнки "эш материалларында дәүләт сере дип танылган мәгълүмат була".
Хөкем карары узган атна уртасында чыгарыла. "Д.исемле кеше Кара диңгез флотының авиация полкы турында мәгълүмат җыюга юнәлгән күзләү биремнәре үтәгән", дигәннәр мәхкәмәдә. Интерфакс та гаепләнүченең яки адовкатларыннан аңлатма юк дип белдерде.
Дәүләт хыянәте турында җинаять эшен мәхкәмә февральдә карый башлавы билгеле булды. Аңа кадәр Мәскәүнең "Лефортово" тикшерү изоляторында утырган Довгополая башка камерага күчерелде диелде. Хатынны бергә утырган бүлмәдәше даими кыйнаган дип әйтелде.
Русия ФСБсы 2019 елның ноябрендә Акъярда Русия ватандашы тоткарлануы турында хәбәр иткән иде. Аны Украина махсус хезмәтләре үзләренә яллап, хәрби сер булган мәгълүматлар җыярга кушкан диелде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!