Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элла Памфилова Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп сайланды


Элла Памфилова.
Элла Памфилова.

Беренче тапкыр ул бу вазифага 2016 елда сайланган иде.

Элла Памфилова Русия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе итеп кабаттан сайланды. Комиссия әгъзаларының яшерен тавыш бирү нәтиҗәләре дүшәмбе әйтелде.

Әлеге вазифага ике намзәт дәгъва итте — Памфилова һәм комиссиядә ЛДПР вәкиле Александр Курдюмов. Памфиловага 15 тавышның 14е бирелде. Нәтиҗәләр билгеле булганнан соң ул киләсе биш елда үзенең төп бурычы дип "Русиядә халыкның сайлауларга ышанычын арттыру"ны атады.

Николай Булаев рәисе урынбасары итеп сайланды.

Үзәк сайлау комиссиясенең яңа составын төзү 19 мартта тәмамланды. Комиссия 15 әгъзадан тора, аларны тигез рәвештә Дума, Федерация шурасы һәм президент тәкъдим итә.

Узган атнада Элла Памфилова комиссиягә президент квотасы нигезендә керде. Беренче тапкыр аны бу вазифага 2016 елда — шулай ук президент исемлеге нигезнедә сайлаганнар иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG