Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшел Үзәндә торак йортта шартлау корбаннары икегә җитте


Яшел Үзәндә шартлау булган йорт.
Яшел Үзәндә шартлау булган йорт.

Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган. 

29 март төнгә каршы Татарстандагы Яшел Үзән шәһәренең Ленин урамындагы бер йортта көчле шартлау булган. Җиденче каттагы балкон, җиде фатир җимерелгән, дип хәбәр ителә.

Йортта газ шартлаган дип диелә. Каза урынында ашыгыч ярдәм машиналары, полиция һәм янгын сүндерү хезмәте китерелгән. Йортта яшәүчеләр эвакуацияләнгән.

Шартлаудан бер ир һәлак булган, дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан идарәсе. Ул шартлау булган фатирда яшәгән. Барлыгы дүрт кеше хастаханәгә китертелгән, ике кешенең җәрәхәтләре уртача, бер хатын-кыз авыр хәлдә. Соңрак әлеге хатынның үлеме турында хәбәр ителде. Ул 1951 елгы булган.

Татарстан прокуратурасы шартлау сәбәпле тикшерү башлавын игълан итте. Саксызлык аркасында кеше үлеменә китерү маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Каза булган йорт 1974 елда төзелгән, анда газүткәргеч булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG