Accessibility links

Баш прокуратура Русиядә ришвәтчелек арта дип хәбәр итте


2021 елның беренче ике аенда коррупция җинаятьләре узган елдагыдан 11 проценка күбрәк булган.

Русиядә 2021 елның гыйнвар һәм февраль айларында җиде меңнән артык коррупция җинаяте ачыкланган. Бу узган елның шул ук айлары белән чагыштырганда 11,8 проценка күбрәк. Мондый төр җинаятьләрдән килгән мораль зыян күләме дә арткан. Элек ул җиде миллиард сум булса, 2021 елда 13 миллиард сумга кадәр җиткән. Бу турыда Русия Баш прокуратурасының "Русиядә җинаятьчелек торышы" җыентыгында әйтелгән.

Җиде мең җинаятьнең яртысы – 3,5 меңе ришвәтчелеккә туры килә. Шул ук вакытта ришвәтчелек тагын да югарырак тизлектә арткан – узган ел белән чагыштырганда 20 проценка күбрәк булган диелә хисапта. Бу ришвәтләрнең өчтән бере 10 мең сумнан артмаган. Шундый төр җинаятьләр аеруча Башкортстанда, Мәскәүдә һәм Краснодар краенда ачыкланган.

2020 елда җинаять эше ачылган коррупция очраклары (ришвәт, алдашып акча урлау, үзләштерү, туздыру, вазифадан канунсыз файдалану) барлыгы 63 миллиард сумнан артык зыян салган дип хәбәр иткән иде элегрәк Баш прокуратура. 10 мең сумга кадәр ришвәтне нигездә полиция хезмәткәрләре, педагоглар, җинаятьләрне тикшерү һәм җәза үтәү системы хезмәткәрләре ала диелде.

Быелның мартында Русия думасы түрәләрне һәм хокук саклау оешмаларына хезмәткәрләрен "аларга бәйле булмаган" шартларда булган очракта коррупция өчен җаваплылыктан азат итүче канунны беренче укылышта хуплады. Мондый шартлар буларак табигать казалары, сугыш гамәлләре, янгын, эпидемия, террорчылык актлары, һәм башка шундый "физик затның контролендә булмаган" хәлләр аталган. Әлеге канун дума депутатларына, сенаторлар, хөкемдарлар, прокурорлар, таможня хезмәткәрләре, хәрбиләр, муниципалитет әгъзалары, хәлиткеч тавыш хокукы булган сайлау комиссияләре әгъзаларына кагыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG