Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кумертау китапханәсе балаларга Whatsapp аша башкорт әкиятләре укый башлаган 


Silhouettes of mobile users are seen next to a screen projection of Whatsapp logo - generic
Silhouettes of mobile users are seen next to a screen projection of Whatsapp logo - generic

Китапханә башкорт телендә әкиятләрне укып, видеога яздырып балалар бакчаларына, мәктәпләргә дә тарата, өйдә утыручы балалар белән телефоннан да аралаша.

Кумертау шәһәре үзәк китапханәсе "Телефон аша изге әкиятләр" проекты башлаган. Китапханә хезмәткәрләре теләгән һәркемгә видеоэлемтә аша башкорт халык әкиятләрен укый.

Китапханәче Лилия Гәрәева Азатлыкка сөйләгәнчә, аларның китапханәсе Башкортостанның сивил җәмгыятенә ярдәм фонды гранты откан. "Тере әкияттәр" библиотәрбияче" проекты кысаларында китапханә хезмәткәрләре башкорт халык әкиятләре укып, видео яздыра, соңынан аларны Башкортстанның балалар бакчалары һәм мәктәпләренә тапшыра.

Әмма Лилия Гәрәева сүзләренчә, балалар бакчаларына йөрми торган балалар да бар – кемдер авырый, кемдер өйдә тәрбияләнә. Мондый балалар өчен алар әкиятләрне телефон аша укыйлар.

"Әкиятләрне без Whatsapp яки Zoom аша видеошалтырату аша укыйбыз – кемгә ничек уңайлы. Мәктәптәге бөтен сыйныфка да укый алабыз – мондый тәҗрибә дә бар", ди ул.

Гәрәева сүзләренчә, әгәр аларга Башкортстаннан читтә яшәгән башкорт гаиләләре, балалар бакчалары йә мәктәпләр мөрәҗәгать итсә, аларга да әкиятләр укырга әзерләр. Әмма әлегә андый мөрәҗәгатьләр булмаган.

Грант акчаларына китапханә техник җиһазлар сатып алган, башкорт милли киемнәрен тектергән. Видеога әкиятләрне атнага бер тапкыр яздыралар, ә онлайн уку хезмәтен көн саен эш вакытында күрсәтәләр. Видеога барлыгы 19 башкорт халык әкияте яздыру планлаштырыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG