Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хакерларын АКШ дәүләт департаменты почтасын урлауда шикләнәләр


Politico мәгълүматына карый, дипломатия хатлары узган җәйдә урланган булган.

АКШ дәүләт департаментының берничә мең хаты хакерлар кулына төшкән. Бу хатларны Европа һәм Евразия эшләре Бюросы һәм Көнчыгыш Азия һәм Тын океан төбәге эшләре бюросы үзара алышкан булган. Караклар Русиядән булуы һәм аларның Кремль белән бәйле булуы ихтимал дип язып чыкты Politico журналы. Ул әлеге мәгълүматны ул АКШ Конгрессында чыганакка һәм исеме аталмаган америкалы түрәгә сылтанып хәбәр итә.

Бу соңгы 10 елда Русия һакерларының дәүләт департаменты хатларын уңышлы урлавының икенче очрагы дип яза журнал. Беренче очрак – әлеге хатлар WikiLeaks сайтында чыккан иде. Күпсанлы чыганаклар ул хатлар проектка Русия күзләү хезмәте тарафыннан тапшырылган дип белдергән. Әмма Кремль һәрвакыт мондый һөҗүмнәргә кагылышы барлыгын инкар итеп килә. Узган елда урланган хатлар арасында яшерен мәгълүмат булганмы-юкмы, хәзерге вакытта билгесез, дип язган журнал.

Politico мәгълүматына карый, әлеге хатлар узган җәйдә урланган булган, тик моңа кадәр бу турыда хәбәр ителмәгән. Рәсми затлар һәм Русия илчелеге әлеге темага журналга аңлатма бирмәгән. Моңа кадәр декабрь уртасында АКШның дәүләт оешмалары моңарчы булмаганча зурлыктагы һакер һөҗүменә дучар ителде, хатларны урлау әлеге һөҗүмнең бер өлеше булганмы – монысы билгеле түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG