Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар милли бизәге ясау бәйгесе игълан ителде


Илдар Әюпов.
Илдар Әюпов.

Җиңүчегә 100 мең сум бүләкне "Теория" студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов түләячәк.

"Теория" студиясе җитәкчесе, милли проектлар авторы Илдар Әюпов татар милли орнаментлары ясау бәйгесе игълан итте. Бәйгенең максаты - татар милли орнаментларының яңа стильләрен ачыклау һәм татар милли бизәге белән эшләүче, сәләтле дизайнерлар, рәссамнар һәм иллюстраторларны табу, диелә бәйгенең сайтында.

Ярыш 1-30 апрельдә барачак, җиңүчегә 100 мең сум бүләк, икенче урынга – 30 мең сум, өченче урынга 10 мең сум бүләк каралган. Бу бүләкләрне Илдар Әюпов үз кесәсеннән түләргә җыена.

Бәйгедә катнашучыларга милли бизәкләр төзүнең тарихи нигезләрен истә тотып, ләкин булганнарын кабатламыйча, яңа татар орнаментлары барлыкка китерергә тәкъдим ителә. Бу бизәкләр карап торышка матур да, телевизион экраннарда һәм декоратив кул сәнгатендә дә кулланырлык дәрәҗәдә универсаль да булырга тиеш дип шарт куя бәйге авторы.

"Мин күптән сөйләнеп йөрим – безнең милли бизәкләр кызыксыз, гел кабатлана, искерде, дип. Конкурсның максаты – милли бизәкне яңарту, аның ниндидер яңа модельләрен тәкъдим итү. Мине татар милләтенең графика аша белдерелә торган тәңгәллеге кызыксындыра. Без гел тел турында гына сөйлибез, ә бу мәсьәләнең күп яклары бар. Мәсәлән, визуаль тәңгәллек. Мин аның үсеше булуын теләр идем. Ә туктаусыз бер үк 10 бизәкнең кабатланып торуын түгел" дип сөйләде Илдар Әюпов Азатлыкка.

Илдар Әюпов – "Теория" студиясе җитәкчесе, татар телен үстерүне максат итеп куйган "Әлбәттә", "Татарча Әлифба", "Үчтеки", "Балалар подкасты" һәм башка проектлар авторы.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG