Accessibility links

Кайнар хәбәр

Блинкен: АКШ Русиянең Донбасс һәм Кырымда "агрессиясенә" борчу белдерә


Энтони Блинкен.
Энтони Блинкен.

Чәршәмбедә Кушма Штатлар Русиянең Кырымда һәм Украина көнчыгышындагы гамәлләренә карата борчылу белдерде.

АКШ Дәүләт секретаре Энтони Блинкен Украинаның тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба белән телефоннан сөйләшүе вакытында "Русиянең Донбасста һәм Кырымда дәвам итүче агрессиясе" каршында Украинаның бөтенлеге "Кушма Штатлар тарафыннан какшаусыз дәвештә яклануын" белдерде.

Пентагон сүзчесе Джон Кирби Русияне Украина көнчыгышында вакытлы солыхны бозуда гаепләде. Русиянең тотрыксызлыкка китерүче гамәлләре узган елда башланган тынычландыру процессын туктата дип саный Кирби. "Без Русия гаскәренең Украина чикләрендә хәрәкәтләре турында Украина хәрбиләре хисабыннан хәбәрдар" дип ассызыклады Пентагон вәкиле.

CNN Пентагондагы чыганакларга сылтанып хәбәр иткәнчә, Кырымга дүрт мең Русия хәрбие күчерелүе турында мәгълүмат Америка хәрбиләрендә борчу тудыра. Америкадагы аналитиклар бу хәрбиләр сугышчан чараларда катнашып, шул рәвешле Американың яңа идарәсенә Русиянең АКШка каршы торырга әзерлеге турында кисәтү ясау билгесе булырга мөмкин дип фаразлый.

ОБСЕ миссиясе Украинаның көнчыгышында атышны туктату режимы йөзләрчә тапкыр бозылуы хакында хәбәр итә. Украина китергән рәсми саннарга карый, 26 апрельдә миналар ату нәтиҗәсендә Украина хәрбиләре арасыннан дүрт кеше үлгән, икесе яраланган. Украина бу очрак өчен Русия армиясен гаепли. Русия Украина көнчыгышында үзенең хәрби көчләре булуын инкарь итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG