Accessibility links

Татарстанда мартта ковид белән авыр хәлдә чирләүчеләр саны арткан


Рәсмиләр Татарстанда чикләүләрне алырга җыенмый.

Март аенда Татарстанда коронавирус белән авыр хәлдә чирләүчеләр саны арткан. Бу хакта җомга Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

"Февраль аенда авыр хәлдәгеләр өлеше 3,4 процент тәшкил итсә, мартта 4,8 процентка җитте. Хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар бер дәрәҗәдә саклана. 60 яшьтән өлкән кешеләр арасында авыру очраклары берникадәр азайды. Ләкин башка яшьтәге кешеләр белән чагыштырганда, алар авыручылар арасында иң зур өлешне алып тора. 100 мең кешегә 304 өлкән кеше авырый", диде ул.

Рәсмиләр сүзләренчә, март аендагы эпидемиологик вазгыять чикләүләрне алырга мөмкинлек бирми.

"Кызганыч, март безне сөендермәде. Авыручылар кимү темпы акрынайды. Февральдә коронавирус ачыкланган очраклар 30 процентка азайса, мартта бары 25 процент кына булды. Февральдә атна саен авыручылар саны 60 очракка кимеп барды, мартта исә бары 20 очракка гына азайды. Вазгыять тотрыксыз, ул теләсә кайсы вакытта үзгәрергә мөмкин. Шуңа да без чикләүләрне ала алмыйбыз", диде Авдонина.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2 апрельгә республикада 141 628 кеше вакцина ясаткан. Шуңа да карамастан, алар арасында коронавирус йоктыручылар бар.

"Вакцинаның икенче дозасын алган кешеләрдә коронавирус ачыклануы турында мәгълүмат юк. Ә менә беренче дозадан соң берничә очрак булды. Без алдан ук шулай булуы ихтимал дип белдергән идек", диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

Узган тәүлектә Татарстанда 36 кеше коронавирус йоктырган. Пандемия башланганнан бирле республикада COVID-19 19 456 кешедә ачыклынган, 420 кеше үлгән. Бүген 4 033 кеше табиблар күзәтүендә кала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG