Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов татарлар саны кимемәячәгенә ышаныч белдерде


Рөстәм Миңнеханов.

Президент татарларның Русиядә икенче халык булуын саклап калуга көч куярга кушты.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русиядә татарлар саны кимемәячәгенә ышаныч белдерде. Бу хакта ул IX Русия татар авыл эшмәкәрләре җыенында әйтте.

"Без балаларга, мәктәпләргә, яшьләр лагерьларына, мәчетләргә игътибар итәргә тиеш. Әгәр шундый системлы эш булмаса, бүгенге тормышта үзеңне саклап калу бик авыр. Без Русия күләмендә икенче халык. Без моның өчен бөтен көчебезне куярга тиеш. Бүген бер кешегә дә үзен татар дип әйтергә оят түгел", диде ул.

Миңнеханов җанисәп хакында сөйләгәндә татарлар саны кимемәвен дә әйтте.

"Быел безнең өчен дәрәҗәбезнең, эшебезнең нәтиҗәсе булачак. Сентябрьдә халык санын алу үткәннән соң күрербез. Әлбәттә, татар халкы кимемәде. Бу эшне матур итеп оештырырга тиеш", диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов киләсе елда ислам дине кабул итүнең 1100 еллыгында төбәкләрдәге татарларны катнашырга чакырды.

Русия татар авыллары эшмәкәрләре җыены Казанда тугызынчы тапкыр уза. Быел әлеге җыенга Татарстаннан һәм Русиянең 40 төбәгеннән 500 кече эшмәкәр һәм фермерлар җыелды, чит илләрдән дә кунаклар килде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (17)

XS
SM
MD
LG