Тайваньда юлчылар поезды белән төзекләндерү эшләре башкаручы машина бәрелешү нәтиҗәсендә кимендә 36 кеше һәлак булган, берничә дистә кеше зыян күргән. Каза Тайвань утравының көнчыгышында тоннель эчендә булган. Хәзерге вакытта каза урынында коткару эшләре дәвам итә.
Илнең транспорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, поезд Тайвань башкаласы Тайбейдан Тайдун шәһәренә юл тоткан. Поездда 350 тирәсе кеше булган, вагоннар шыгрым тулы булган, күп кенә юлчылар басып барган диелә.
Беренчел мәгълүматка карый, юл төзәтүче махсус техника начар беркетелгән була, машина торган урыныннан шуып киткән дә поезд юлына төшкән. Нәтиҗәдә поезд вагоннарының бер өлеше тоннель диварларына барып бәрелгән.
Reuters агентлыгы бу казаны утрауда соңгы 40 елда булган иң зур тимер юл һәлакәте дип атады. 1981 елда поезд җимерелеп, 30 кеше һәлак булган иде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!