Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә канунсыз яшәүче мигрантларны канунлаштырырга уйлыйлар


Гомум фото
Гомум фото

Аларны миграция канунын бозган өчен җавапка тартмаячаклар, ә элек кабул ителгән санкцияләр гамәлдән чыгарылачак.

Русия эчке эшләр министрлыгы канунсыз мигрантларны легальләштерү буенча канун өлгесе әзерли. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Аларны миграция канунын бозган өчен җавапка тартмаячаклар, ә элек кабул ителгән санкцияләр гамәлдән чыгарылачак.

"Канун өлгесе чит ил ватандашлары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен илдә калуның тәртибе һәм шартлары билгеләнәчәк. Яңа федераль канун үз көченә кергәннән соң, миграция тәртипләрен бозган мигрантларга үз хокукый хәлен билгеле бер вакыт дәвамында җайга салу мөмкинлеген беркетү тәкъдим ителә ", дип белдергән Русия эчке эшләр министрлыгы.

Министрлыкта белдерүләренчә, бүген Русиядә "миграция амнистиясе" институты юк. Әмма канун чит ил кешеләренең кайбер категорияләренә яшәргә мөмкинлек бирә. Мәсәлән, мигрантлар президентка мөрәҗәгать итә ала. Русиядә озак вакыт канунсыз яшәгән мигрантларга ватандашлыкны гадиләштерелгән рәвештә алу мөмкинлеге бар, аларны административ җаваплылыкка тартмыйлар, дип язалар.

Узган ел Русиядә 656 меңнән артык чит ил кешесенә Русия паспорты бирелгән. Бу соңгы 15 елда рекордлык күрсәткеч. Аларның 62 проценты украиннар. Шулай ук 63 мең таҗик һәм 43 мең казакъ милләтеннән булган кешеләргә дә ватандашлык бирелгән.

Моңа кадәр Русия эчке эшләр министрлыгы чит ил ватандашларын исәпкә алуның бердәм мәгълүмати платформасын булдыру турында белдергән иде. Ул мигрантларга электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен алырга мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук министрлык чит ил ватандашлары һәм аларның эш бирүчеләре өчен ике цифралы реестр булдыруны күздә тоткан канун өлгесен әзерләде. Чит ил эшчеләре яллап эш итүче ширкәтләр бу системда теркәлергә тиеш булачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG