Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсендә тентү бара


Равил Җиһаншин.
Равил Җиһаншин.

Ширкәтнең офисларына керү Росгвардия тарафыннан томаланган.

"Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең (ПСО "Казань") офисында тентү бара дип хәбәр итә Татарстан медиалары. Офиска Тикшерү комитеты һәм полиция хезмәткәрләре килгән, тентү җинаять эше белән бәйле диелә, нинди җинаять эше икәнлеге әйтелми. Бинага керү урыннары Росгвардия тарафынан томаланган диелә.

"Казан" җитештерү-төзелеш ширкәтенең җитәкчесе – элек Татарстанның Дәүләт шурасы депутаты булып торган Равил Җиһаншин. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка якын кешеләрдән санала.

Моннан алда да "Казан" төзелеш ширкәтенә төрле дәгъвалар булганы бар иде. Экология активистлары ширкәтнең Займище бистәсе янында Идел елгасын күмүен канун бозу дип белдереп, моңа каршы чыкты. "Казан" ширкәте Самарда футбол дөнья чемпионаты өчен стадион төзүгә хокук алды, шулай ук "Восточный" космодромын төзү дә аңа йөкләнде. Ләкин заказ бирүчеләр ширкәтне төзелеш эшләрен вакытында башкармауда гаепләде. Стадион төзелеп бетсә дә, соңыннан аның эшләнеп бетмәгән җирләре барлыгы ачыкланды.

Җиһаншиннар гаиләсенә дә дәгъвалар белдерелде. Италиядә вилла сатып алып, аның бакчасындагы агачларны кисүләре җирле халыкның ачуын чыгарды, хакимият тә бу эшкә катышырга мәҗбүр булды.

Татарстан Telegram-каналларында "Казан" ширкәте офисында тентүләр Самардагы "Бизнес-гарант" ширкәте эшчәнлеге булеән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый. Әлеге ширкәт салымнар түләү өлкәсендә алдашуларда шикләнелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG