Әлмәт дәүләт татар драма театрының "Алтын битлек" бүләгенә алты номинациядә дәгъва кылучы "Көзге сере" спектакле 5 апрельдә Мәскәү яшь тамашачылар театры сәхнәсендә күрсәтелә. Спектакльне "Алтын битлек" театр премиясенең жюри әгъзалары бәяләячәк.
Спектакль үзе "Драма/Зур формалы спектакль" төрендә катнаша, моннан тыш, спектакльнең режиссеры Антон Федоров "Режиссер эше", Ләйсән Заһидуллина "Хатын-кыз роле", Мәдинә Гайнуллина "Икенче пландагы хатын-кыз роле", Раушан Мөхәммәтҗанов "Икенче пландагы ир-ат роле", Арсений Фарятьев белән Антон Федоров "Драмада драматург эше" номинацияләрендә җиңүгә дәгъва итә.
"Көзге сере" – гади бер кешенең котылгысыз явызлык белән килешергә теләмәве һәм аңа каршы тәвәккәл көрәше турында. Спектакльдә София Гобәйдуллинаның "Җиде сүз" әсәреннән композицияләр яңгырый.
Татарстаннан тагын бер коллективка "Алтын битлек" бирелергә мөмкин: Динә Сафинаның Казандагы "Угол" үзәгендә иҗат ителгән "5 mm/h" спектакле өч бүләккә тәкъдим ителә. Спектакль үзе "Драма/Кече форма спектакле", Ангелина Мигранова белән Родион Сабиров "Режиссер эше", Динә Сафина "Драматург эше" дигән номинацияләрдә катнаша.
Моннан тыш, җырчы Аида Гарифуллина "Операда иң яхшы хатын-кыз роле" номинациясендә "Алтын битлек"кә дәгъва итә.
2018 нче елда Туфан Имаметдинов куйган "Әлиф" хореографик спектакле биючесе Нурбәк Батулла "Алтын битлек" милли театр премиясе лауреаты булды.
"Алтын битлек" театр премиясе лауреатлары 22 апрельдә игълан ителәчәк.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!