Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә коронавирусның Британия штаммын йоктыруның 81 очрагы теркәлгән


Анна Попова.
Анна Попова.

Коронавирусның Көньяк Африка төрен алты кеше йоктырган.

Русиядә яңа төр коронавирусның Британия штаммы 81 кешедә, Көньяк Африка республикасында чыккан штаммы алты кешедә табылган. Бу турыда Известия белән әңгәмәсе вакытында Роспотребназдор җитәкчесе, Русиянең баш санитар табибы Анна Попова әйткән.

Бу очракларның барысы да чит илләрдән кайткан кешеләрдә булган. Экспертлар бәяләмәсенә ярашлы, хәзерге вакытта Европада коронавирус йоктыруларның яртысы диярлек шушы Британия штаммына туры килә.

Вирусның бу төре таралуын булдырмас өчен, вакцина ясатырга һәм илдән чыгып йөрмәскә кирәк, дип киңәш итте Попова.

Русиянең үзендә дә яңа төр коронавирусның мутацияләре табыла, аларның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын ачыклар өчен күбрәк тикшеренүләр уздырырга кирәк дигән табиб. Аның фикеренчә, хәзерге вакытта бу турыда борчылырга сәбәп юк.

Март уртасында Роспотребнадзор Русиядә коронавирусның Британия, Көньяк Африка вариантлары очравын белдерде.

Узган елның көзендә Британиядә SARS-CoV-2 вирусының яңа, тагын да йогышлырак штаммы табылуы хәбәр ителде. Берничә дистә ил Британия белән ике арада очышларны вакытлыча туктатты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG