Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте: "Вакцина ясату уразаны бозмый"


Рамазан ае быел да пандемиягә туры килсә дә, ифтарлар уздыру да, тәравих намазларына җыелу да рөхсәт ителәчәк.

Рамазан аенда вакцина ясату уразаны бозмаячак. Бу хакта бүген Казан шәһәре казые Булат Мөбәрәков матбугат очрашуында белдерде.

"Безнең мәзһәб вакцина ясау уразаны бозмый дип саный. Әгәр дә кеше шикләнә икән, ул вакытта вакцинаны кич белән ясатсын. Без шулай дип киңәш итәбез", диде ул.

Быел Рамазан ае Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узачак. Аерым алганда, тәравих һәм ифтар мәҗлесләрен аерым тәртип белән оештыру каралган. Бу хакта Татарстан мөфтие урынбасары Илфар Хәсәнов сөйләде.

"Узган ел без тәравих намазын җәмәгать белән укый алмаган идек. Аллаһының рәхмәте белән быел мәчетләребез ачык була. Әмма үзебезгә һәм башка дин кардәшләребезгә зыян китермәс өчен санитар-эпидемиологик таләпләргә муафыйк булып мәчетләрдә тәравих намазын укый алачакбыз. Ул 20 рәкагатьтән торачак. Намаз вакытында социаль ара үтәләчәк, сулыш юлларын саклар өчен битлек кулланырга тиеш булачакбыз", диде Хәсәнов.

Ифтарлар быел билгеле бер чикләү чараларын күздә тотылып уздырылачак. Мәчеттә ифтар мәҗлесенә 100 кешедән артык килергә тиеш түгел. Ифтар уздыру мәйданчыгы бер кешегә 4 кв.м. исәбеннән каралган, диде Хәсәнов.

Шул ук вакытта республика ифтарында кешеләр саны бермә-бер күбрәк булачак. Ул 7 майда "Kazan Экспо" халыкара күргәзмәләр үзәгендә узар дип көтелә.

Рамазан ае кич 12 апрельдә башлана. Шул көнне беренче тәравих намазы укылачак. Уразаның беренче көне 13 апрельгә туры килә. 13 майда Ураза бәйрәме узачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG