Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе “Восход” полиция бүлегенең элеккеге башлыгы хөкемен раслады


Илдар Вафин тоткарланучыны кыйнап, гаебен таныткан өчен хөкем ителгән иде

Казандагы "Восход" полиция бүлегенең элеккеге җитәкчесе Илдар Вафинга чыгарылган хөкем карарын Татарстан Югары мәхкәмәсе дөрес дип тапкан. Вафин вәкаләтләрен арттырып җибәрүдә һәм тоткарланучыга көч куллануда гаепле дип табылган иде. Аны өч елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр.

Бу хәл 2020 елның 18 мартында "Восход" полиция бүлегенең бәдрәфендә була. Тикшерү фаразынча, Вафин тоткарланучыны күп тапкырлар битенә, яңакларына, башына сугып кыйнаган, шул ук вакытта сүгенү сүзләре белән кычкырган. Шул рәвешле ул тоткарланган ирне үзен гаепле дип танырга мәҗбүр иткән.

2021 елның 12 февралендә Казанның Мәскәү районы мәхкәмәсе Вафинны өч елга шартлы рәвештә төрмә җәзасына хөкем итте. Вафин гаебен танымады. Аннан зыян күргән ир элеккеге полиция хезмәткәренә каршы мәгълүмат бирүдән баш тарткан, әмма, тикшерү комитеты белдергәнчә, аның гаебен раслаучы башка дәлилләр дә җитәрлек булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG