Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина хөкүмәте кырымтатар теленең үсеш концепциясен хуплады


Концепциядә кырымтатар теле латин графикасы нигезендә үсә дип беркетелгән.

Украина хөкүмәте кырымтатар теленең үсеш концепциясен хуплаган. Бу турыда Telegram-да "Слуга народа" фиркасеннән депутат, Югары радада хөкүмәт вәкиле Василий Мокан хәбәр итте.

Украина вице-премьеры Алексей Резников әлеге документ киләсе ун елда кырымтатар телен саклау һәм үстерү юнәлешендә эшләргә нигез бирә дигән. Концепция 2022-2032 елларны колачлый, дип ачыклый "Украинская правда".
Концепциядә кырымтатар теле латин графикасы нигезендә үсә дип беркетелгән.

Документка ярашлы, кырымтатар теленә аның югалу куркынычы бетү дәрәҗәсенә кадәр торгызу өчен шартлар тудырылачак. Кырымтатар теленең Украинаның асаба халыкларының берсенең теле буларак эшләвен кануни, институтлар аша, оештыру, финанс, мәгълүмати һәм башка яктан тәэмин итү каралган диелә.

Украина хакимияте кырымтатар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтергә җыена, Украина ватандашларын аны өйрәнүгә кызыксындырырга, төрле яшьтәге халык арасында, аеруча яшьләр арасында популярлаштырырга ниятли диелә.

"Бу кырымтатарларның уникаль социомәдәни күренешен, үзбилгеләнү факторын һәм үз-үзен тулыландырып торуын саклап калу һәм үстерүгә булышлык итеп кенә калмыйча, Кырымны оккупациядән азат итү өчен өстәмә алшартлар тудырыр" дип саный Украина хакимияте.

2014 елның 16 мартында Кырымда референдум дип аталган чара узды, шуның нәтиҗәсендә Русия ярымутрауны аннексияләде. Кырымны Русиягә кушуны дөнья илләренең күпчелеге канунсыз дип саный.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG