Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамазан ае балалы гаиләләрдә ничек уза


Миләүшә Зарипова (cулда) һәм Сөмбел Вәлиди (уңда)
Миләүшә Зарипова (cулда) һәм Сөмбел Вәлиди (уңда)

Балалы гаиләләрдә Рамазан ае ничек уза, нинди традицияләр бар, балаларны саваплы эшләргә ничек җәлеп итәргә? Азатлык "Татарча подкаст"та әлеге теманы күтәрде.

13 апрель мөселман дөньясы Рамазан аена керә. Күп илләрдә бу уңайдан дәүләт дәрәҗәсендә әллә ни үзгәрешләр булмаса да, һәр мөселман гаиләсенә ул ниндидер яңалык, үзгәрешләр алып килә. Азатлыкның "Татарча подкастында" балалы гаиләләрдә Рамазан аеның ничек узуы, традицияләре, балаларны саваплы эшләргә җәлеп итү турында сөйләштек.

Үз тәҗрибәләрен журналист, алып баручы, өч бала әнисе Сөмбел Вәлиди һәм Казан ислам институты мөгаллиме, сигез бала әнисе Миләүшә Зарипова уртаклашты.

Рамазан аенда гаилә тормышы, бала тәрбияләү
please wait

No media source currently available

0:00 0:39:27 0:00
йөкләү

— Рамазан аена әзерлек ничек уза?

Миләүшә Зарипова: Рамазан алдыннан балалар белән һәр елны бу темага мәгълүмат эзлибез, сөйләшәбез. Рамазан – ул ашаудан гына тыелу түгел, ә рухи яктан үзеңне баету, Аллаһның рәхмәтен ала торган ай булуын аңлатабыз. Хәзер Рамазан турында китаплар, төрле журналлар, көндәлекләр бар.

Элек агач рәсеме төшерелгән плакатлар ясый идек. Балалар көн дәвамында күпме савап яки изге эшләр башкарган, шуларны алма рәсеменә язып, элеп куеп иде. Ай ахырына матур алмагач барлыкка килә иде. Яки юл рәсеме ясап, анда язып барырга мөмкин. Быел биш балам ураза тоту яшендә. Көндәлек формасында дәфтәр алып, аны матур итеп бизәп, үзләренең хисләрен язарга сөйләштек. Минем белән уртаклашасылары килсә, укырмын, юк икән, тимим, бу сезнең Аллаһ белән мөгаләмә була дип аңлатам.

Сөмбел Вәлиди: Балаларыбыз кечкенә, ураза тотмыйлар әле. Быел әзерлек икенче төрлерәк башланды. Алар атнага бер мәдрәсәгә йөриләр, февральдә хәзрәт Рамазан гаетенә кем дә кем Ясинне ятлап бетерә, аңа бүләк бирәм дигән. Ясин бит бик зур ул, 83 аять, 7 яшьлек бала өчен ирешеп булмас бер максат шикелле. Улым ятлыйм дип очынып кайтты, талпынып, ышанып, хыялланып ятлый башлады. 20 аяте калды, гаеткә инде безне ятлап бетереп куандырыр дип көтәбез. Аның артыннан энесе дә кабатлап йөри башлады. Без дә әтисе белән аңа бүләк ясарбыз дип килештек.

Сөмбел Вәлиди
Сөмбел Вәлиди

Балалар иртә йокларга ятканлыктан, тәрәвих намазларына йөри алмыйлар. Быел ахшам намазына йөрергә дип сөйләштек. Баланы кызыксындру булырга тиеш. Савап дип кенә ул батырлыкларга бармаячак, тоемлап, тотып карамагач, аңлап бетерә алмый. Шуңа күрә кайбер матди әйберләр белән җәлеп итәргә тырышабыз. Сүз дә юк, аңлатабыз да. Әйтик, Рамазан аенда саваплар гади көннәргә караганда күбрәк языла, Рамазанда мәчеткә бер адым 10 савап булып санала, дип. Ахшам намазы укыгач, авыз ачу була, бабайлар тәмле тәгамнәр китерә, җимешләр, соклар була. Бу балага бәйрәм хисе бирә, күңелендә матур булып исендә кала.

Өйне бизибез. Рамазан соңгы елларда яз-җәй айларына туры килгәч, аның алдыннан ничек тә өйне юып чыгарырга тырашам. Бу инде беркайда да язылмаган да, әйтелмгән дә, ләкин шулай күңелгә сеңгән. Өйне ду китереп чистартып, юып чыгу татарлыктан да киләдер инде. Тартмаларга салып гаеткә бүләкләр әзерлибез.

— Рамазан артибутикасы мөһимме?

Миләүшә Зарипова: Тышкы атрибутика — ул бик мөһим дә түгел. Соңгы вакытларда аңа күп игътибар бирәбез. Элек шарлар да, плакатлар да булмаган. Ләкин барыбер хушланып Рамазанга керә идек. Бүген ул бизәүләр балага беренче ике-өч көндә генә кызык, аннары ул аларга игътибар да итми.

Сөмбел Вәлиди: Балалар дөньяви дәүләттә яши, Яңа ел, башка бәйрәмнәрне, бәйрәмчә бизәлгән йортларны күрә. Без Яңа елны уздырмыйбыз, алдагы елга максатлар кую, нәтиҗәләр ясау вакыты дип кенә аңлатабыз. Ләкин балалар аны күрә, аларның да шундый матур бәйрәм итәсе килә. Аларга бер альтернатива бирмәсәң, күңелендә кимсенү хисе калырга мөмкин. Олы кеше аңлый аны. Бала күңелендә Яңа ел шау-шуы түгел, Рамазан аеның якты, күңелле мизгелләре калсын. Безнең әниләр дә сала алган мондый хисне, яңа кием беләнме, тәмле коймак беләнме.

Бүген кызыктыргыч әйбер күп, бөтен нәрсә бар, бармак белән селкетәсе дә юк. Шушы шартларда балаларны ким дигәндә үзебез шикелле тәрбияли алабыз икән, бу Аллаһ каршында берникадәр ата-ана бурычын башкарган булабыз.

— Балалы гаиләдә көн тәртибе ничек үзгәрә?

Миләүшә Зарипова: Рамазан алдыннан бераз шундый иллюзия булып ала, имеш, Рамазанга керәм, ай буена гыйбадәттә булам, күтәренке рухта йөрим дип. Ләкин тормыш җиргә төшерә. Хатын-кызның эше барыбер шул ук кала, шуңа күрә күкләрдә очып йөреп булмый. Шулай да хатын-кызның эшен җиңеләйтер әйберләр бар, табак-савыт югыч, кер югыч, мультиваркалар бар, ярымфабрикатларны да ялкаулар өчен генә дип карамаска кирәк.

Миләүшә Зарипова
Миләүшә Зарипова

Әйтик, иртә белән сәхәргә кичтән мультиваркага ботка салып куябыз, бик уңайлы. Ураза тотучы балаларны уятабыз, бергәләп сәхәр ашап, намаз укыйбыз.

Бу айда күзләребез дә, кулларыбыз да, авызларыбыз да ураза тота дип аңлатабыз һәм Рамазанда телефон-гаджетларда утыруны тыеп торабыз. Кечкенәләренә кайчак ислам дине белән бәйле мультфильмнар гарәп телендә күрсәтәбез.

Рамазан аенда бер китап укып чыгарга тырашыбыз, пәйгамбәрләр тарихын укыйбыз, ул бер илһамландыручы чыганак.

Мәктәптән кайткач ятып торалар, ләкин мин балаларны "йокласаң, Рамазан кыскара", яки "мультик карасаң, кыскара", дип өйрәтмәскә киңәш итәр идем. Бу аларның гадәтенә кереп кала, Рамазанда без шулай итә идек дигән тойгы гомер буена озатып барачак.

Ашаудан культ ясамыйбыз, Рамазан ул ашау гына түгел

Аннары бөтенебез бергә ифтарга әзерләнәбез. Кем кишер чистарта, кем суган дигәндәй. Бергә күңеллерәк. Нәрсә пешерергә икәнен көндез алдан сөйләшәбез, нәфесегез ни тели дип сорыйм. Һәрберсенең теләген исәпкә алырга тырышабыз, ләкин бу чипсы, фри бәрәңгәсенә кагылмый. Ашаудан культ ясамыйбыз, Рамазан ул ашау гына түгел.

Ифтар вакытыныда һәрбер кеше үзенең көн дәвамында булган хис-кичерешләрен сөйли. Бүген авыр булды, ашыйсым килде диләр, яки киресенчә, бүген бик җиңел генә көн узды дип сөйләшеп алабыз.

Аннары барыбыз да тәравих намазына басабыз.

Сөмбел Вәлиди: Башка көннәрдән аерыла дип әйтә алмыйм, чөнки ураза тотучы балалар әлегә юк. Шулай да ифтар - безнең өчен бәйрәм табыны. Анда шкафлардан бар булмыш чыга инде, көн дәвамында балалар тәм-том сораса, ифтар җитсен дип көттерәм. Шуңа күрә алар да авыз ачам дип йөгереп йөри башлыйлар. Ифтар алдыннан шулай ук пәйгамбәрләр тарихын, башка китаплар укыйбыз. Дога сәгате кертәбез. Авыз ачканда догалар кабул була, теләкләр теләгез дим. Алар инде әлегә глобаль уйлый белмиләр, теләкләре дә гади генә, иртәгә авыз ачканда шул булсын дип тә әйтергә мөмкиннәр. Аны ишетеп калсам, теләгән әйберләрен алырга яки пешерергә тырышам. Баланың күңелендә шундый ышаныч була икән, ул аңа гомер буена ярдәм итәчәк.

Кичләрне бергә уздырырга, аларны әрләмәскә тырышам. Бер-берсен эләкләмәскә өйрәтәм. Шулай итеп бер-беребезне тезгендә тотарга тырышабыз, тәрбиялибез.

— Балага савап турында ничек аңлатырга?

Сөмбел Вәлиди: Баланың һәр эшен савапка әйләндерергә була. Уң аяктан аяк киемеңне киеп чыгуны сөннәт гамәл, пәйгамбәребез шулай эшләгән дип аңлатасың икән, ул, димәк, савап казанган була. Гыйлем ала, дәрес әзерли, тырышлык күрсәтә, бу да савап. Әниеңнең сүзен тыңлыйсың, син аңа итәгать итәсең. Һәрбер көндәлек гамәлне дә балага аңлатып, аны савап икәнен җиткерергә мөмкин. Шул ук идән себерү, савытларны алып кую, энесен киендерү, уенчыкларын җыеп кую, мәчеткә бару, сүрәләрне кабатлау – бу эшләрнең Рамазан аенда дәрәҗәсен арттырасың.

Миләүшә Зарипова: Савап гамәлләр белән киләчәгегезнең нигезен төзисез дим. Әгәр сез тормышыгызны шул яхшы гамәлләрдән башлыйсыз икән, димәк, ике дөнья бәхетенә дә ирешә аласыз. Мәсәлән, син әниеңә ярдәм итәсең. Аллаһ күрә, әнисенең сүзен тыңлап, әнисенә хезмәт итә бу бала, мин аңа институтка керер алдыннан имтиханнарын яхшы итеп бирдертим әле ди. Моны балалар аңлый.

Балалар үз-үзләренә мотивация бирергә өйрәнергә тиеш

Мотивация турында аерым әйтәсем килә. Педагог буларак та, күрәм, балалар үз-үзләрен мотивацияли белми. Элек әниләр "кызым, кеше буласың килсә, укы" дип кенә әйтә иде. Бүләкләр дә булмады, кибетләрдә дә берни юк иде. Ә хәзер бөтен шартлар тудырылган, укы гына, менә сиңа онлайн курслар, менә сиңа тегесе һәм монысы. Ул укый, ләкин ни өчен укыганын белми, әти-әнисез тормыш башлангач нишләргә белми. Ирләр хатын мотивация бирер әле дип көтеп утыра, хатыннар ирләрдән көтә. Алар үзләре таба белергә тиеш. Балаларга да шуны аңлатырга кирәк. Ураза тоткан өчен күчтәнәчләр бирәбез дип сөйләштек. Әмма бүген синең бүләк итәргә берни дә булмаска мөкин. Шуңа күрә балалар үз-үзләренә мотивация бирергә өйрәнергә тиеш. Үзләренә уен таба алалармы уйнарга? Барыгыз, уйнарга чыгыгыз, менә сезгә бакча дия алабызмы? Мин шул киләчәк өчен нигезне бүген саласыз дип мотиавацияләргә тырышам.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG