Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов вазифасыннан китә


Сергей Морозов.

Ул Русия думасына депутатлыкка намзәтен тәкъдим итәргә җыена.

Ульян өлкәсе губернаторы Сергей Морозов вазифасыннан китүе турында белдерде. Моны ул көз Русия думасы сайлауларында катнашырга теләве белән аңлатты.

Морозов Ульян өлкәсен 2005 елдан бирле җитәкләде. Ул Русиядә төбәк башлыгы вазифасында иң озак утыручыларның берсе. Морозовның вәкаләтләре быел чыга иде.

7 апредьдә Русия президенты Владимир Путин Тува башлыгын вазифасыннан азат итте. Ул үз теләге белән китү турында гариза язган диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG