Accessibility links

Равил Гайнетдин Татарстан мөфтиен "суфичылык сектасында" торуда гаепләде


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Әлеге мөрәҗәгать Татарстан мөфтияте корылтае алдыннан юлланды.

Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинны татар халкы арасында чит ил идеологиясен кертергә тырышуда гаепләде. Бу хакта ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка рәсми мөрәҗәгать юллаган. Аның нөсхәсе Азатлыкта да бар.

Аерым алганда, Гайнетдин Татарстан мөфтияте чыгарган Коръәннең татарча тәфсирен тәнкыйтьли.

"Тәфсирдә ислам нигезен аңлату татар телле рухи киңлеккә Исмаил-ага төрек маргиналь сектасы тәгълимәтен тупас рәвештә кертергә тырышу булып тора. Татарстан мөфтие дә бу агымның тарафдары", диелә мөрәҗәгатьтә.

Чит ил маргиналь сектасы эмиссарлары эше Татарстанда мөселманнар арасында таркаулыкка китерәчәк дип саный ул.

"Күп төрле мөселман уку йортлары булуга карамастан, Татарстан диния нәзарәте рәисе вазифасына татарның дөньяга танылган рухи, фәнни байлыгына таяна алган белемле дин эшлеклесе таба алмаулары кызганыч. Моны эшләр урынга татарның үзаңына Истанбул шәһәренең зур булмаган бер кварталына әһәмиятле булган сектантлык фикерләве кертелә", диелә Равил Гайнетдин хатында.

Мондый сәясәт яшьләрнең рухи нигездән аерылуына китерәчәк, Дагыстан яки Ингушетиядәге кебек сәләфи-суфыйчылык көрәше барлыкка килергә мөмкин дип кисәтә ул. Русия диния нәзарәте мөфтие Миңнехановтан моңа юл куймаска сорый.

Быелның 12 апрелендә Татарстан диния нәзарәте корылтае узачак. Анда киләсе 4 елга мөфти сайланачак. Мөфтият пленумында бу вазифага бердәнбер намзәт итеп хәзерге мөфти Камил Сәмигуллин билгеләнде. Сәмигуллин Татарстан диния нәзарәтен сигез ел җитәкли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG