Accessibility links

Кайнар хәбәр

Коронавирустан үлгән Уфа табибы туганнарына 3,7 млн сум түләнәчәк


Ашыгыч ярдәм табибы Елена Гайнуллова гыйнварда пневмониядән үлгән, тиешле компенсацияне туганнарына прокуратура тикшерүеннән соң гына түлиләр.

Уфада ашыгыч ярдәм табибы булып эшләп, коронавирус йоктырып үлгән 42 яшьлек Елена Гайнуллованың туганнарына Социаль иминият фонды 3,7 миллион сум түләячәк. Тиешле акчаларны алар прокуратура тикшерүеннән соң гына ала ала. Тикшерү комитеты әлеге үлем факты нигезендә җинаять эше дә ачкан.

Елена Гайнуллова 12 ел ашыгыч ярдәм табибы булып эшләгән. Пандемия шартларында коронавируслы авырулар янына күп йөргән, һәм 2 гыйнварда үзе дә үпкәсе шешеп егылган диелә. Ике атнадан ул үлә, тагын бер айдан борчылулар һәм йөрәк чире аркасында ире дә үлеп китә. Эпидемиология тикшерүе Гайнуллова коронавирусны эшендә эләктермәгән дип нәтиҗә чыгарган һәм табибның үлеме өчен компенсация түләүдән баш тарткан.

Елена әгъза булып торган һөнәри берлек бу карар белән килешмичә, прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Прокуратура тикшерү башлаган һәм табибның вирус йоктыру шартларын тагын бер кат карап чыккан. Аның чирне эшендә йоктыруы расланган.

Ашыгыч медицина ярдәме үзәге табибы, "Действие" медицина хезмәткәрләре һөнәр берлеге әгъзасы Елена Гайнуллованың вафаты гыйнвар уртасында билгеле булды. Аның исемен "Хәтер исемлеге. Covid-19дан һәлак булган табиблар" ВКонтакте төркеме китерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG