Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистларына Тукайны искә алу пикетына рөхсәт бирелмәгән


Казанда Габдулла Тукай һәйкәле
Казанда Габдулла Тукай һәйкәле

Татар активистларының Татар иҗтимагый үзәген (ТИҮ) яклап һәм Габдулла Тукайны искә алу максатлы урам чараларын Казан хакимияте пандемияне сәбәп итеп килештермәгән.

Милли активистларның Габдуллла Тукай истәлегенә багышлап 15 апрельдә
митинг һәм Татар иҗтимагый үзәген яклап 10 һәм 17 апрельдә пикет уздыру
өчен биргән гаризаларын Казан башкарма комитеты кире каккан. Бу хакта Азатлыкка ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев белдерде.

Аның сүзләренчә, Казан хакимияте митинг һәм пикетны килештермәүне,
Татарстандагы пандемиягә бәйләп аңлаткан.

"Безнең митинг һәм пикет өчен 31 мартта бирелгән гаризаларны Казан
хакимияте килештермәячәген әйтеп безгә 2 апрельдә җавап бирде.
Без 5 апрельдә кабат шушындый максатлы чаралар уздыруны килештерүне
сорап гариза тапшырдык. Бу юлы 17 апрельдә ТИҮне яклап митинг, 15ендә
Тукайны искә алу өчен күп кешелек пикет уздырачагыбызны белдердек.
Безгә кабат пандемияне сәбәп итеп мондый чараларны уздыруны
килештерә алмаячакларын җиткерделәр", диде Зәкиев.

Алар Казан хакимиятенең соңгы җавабын шикаять итәргә җыена.
"Пандемия кагыйдәләренә ярашлы, урамда чаралар уздыру тыелмый,
социаль дистанция саклап һәм битлек киеп чаралар оештыру рөхсәт ителә",
ди Фәрит Зәкиев.

ТИҮ рәисе хакимиятнең пикет, митингларны килештермәвен сәяси сәбәпләр белән бәйли.

"Минемчә, пандемия ул сәбәп кенә. Без хакимиятнең бу сәясәте белән
килешмибез. Күп кешелек пикет, митинг уздыруны килештермәгәч бер
кешелек пикетлар белән үз чараларыбызны уздырырга уйлыйбыз", дип
җиткерде ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев.

15 апрель Габдулла Тукайны искә алу көне. 1913 елның бу көнендә шагыйрь вафат була.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG