Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосына яңа штрафлар белән яный


Прага шәһәрендә RFE/RL бинасы.
Прага шәһәрендә RFE/RL бинасы.

Корпорация аның бәйсезлегенә һөҗүмнәргә каршы көрәшәчәк.

Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) корпорациясе Русия хакимиятенең аның Русиядә эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр итәргә омтылышларын хөкем итә һәм бу омтылышларга каршы мөмкин булган барлык юллар белән көрәшәчәк. Бу турыда корпорация президенты Джейми Флай белдерде.

Аның сүзләренчә, корпорация үзенең Русиядәге үсә баручы аудиториясенә объектив яңалыклар һәм мәгълүмат бирүне дәвам итә, ә Кремль андый мәгълүмат алуны чикләргә тели, шуңа күрә RFE/RL Русия хакимиятләре басымына дучар ителә. "Без барлык мөмкин булган ысуллар белән эшне дәвам итәчәкбез. Ышанабыз, Русиядә яшәүчеләр аларның сайлау мөмкинлеге булуын тели" диде Флай.

Аннан алда RFE/RL президенты корпорациянең журналистик бәйсезлегенә һөҗүмнәргә каршы көрәшәчәген белдергән иде.

Соңгы айларда Роскомнадзор "ят агент" дип танылган мәгълүмат чаралары материалларын "ят агент" статусын күрсәтеп бастыру таләбе кертте. Әлеге таләпне үтәмәгән очракта штраф яки Азат Европа/Азатлык Радиосы һәм "Америка авазы" сайтларын томалау яный. Бу басымның максаты – бәйсез репортерларны дәшмәскә мәҗбүр итү, диелә АКШ дәүләт департаменты тараткан текстта.

Роскомнадзор Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең рус хезмәте эшендә "ят агент" канунын бозуларның 400гә якын очрагын санап, 1 миллион долларга якын күләмдә штрафлар салды.

Элегрәк корпорация президенты Джейми Флай, мәхкәмә эзәрлекләүләренә һәм Кремль басымына карамастан, Азат Европа/Азатлык Радиосы үзенең үсеп баручы аудиториясен ташламаячак дип белдерде.

"Русия җәмгыяте объектив һәм бәйсез мәгълүмат алуга мохтаҗ булган әлеге вакытта RFE/RL-ның бәйсезлегенә йогынты ясарга һәм укучыларга, караучыларга һәм тыңлаучыларга мәгълүмат җиткерүне өзәргә тырышулар туктамаячак", диде Флай.

  • RFE/RL-ның популярлыгы артканнан арта бара. 2021 елда Азат Европа/Азатлык Радиосының рус хезмәте сайтларына аена 16 миллион кеше керә.
  • 2018 елның 5 декабрендә Русия юстиция министрлыгы Азатлык радиосын, аның Idel.Реалии проектын, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясен, барлыгы тугыз мәгълүмат чарасын "ят агент функцияләрен башкаручы мәгълүмат чаралары" исемлегенә кертте.
  • 3 март көнне Мәскәүдәге мәхкәмә RFE/RLның "ят агент" статусы белән бәйле шикаятьләрен кире какты. Медиакорпорация президенты Джейми Флай штрафлар салу карары белән килешмәвен белдерде. "Мәхкәмәнең бүген безнең шикаятьләрне канәгатьләндермәү карары белән дә килешмибез. Роскомнадзорның яңа фәрманы - дәүләтнең матбугат чаралары ирегенә һөҗүме, Русия Конституциясен һәм "Матбугат чаралары турында" канунын бозу", диде ул. RFE/RL президенты материалларны тамгалауны журналистлар эшенә тыкшыну дип искәртте.
  • Корпорация Юстиция министрлыгы таләпләрен үти, финанс эшчәнлеге турында хисапларны бирә, "ят агент" статусы турында мәгълүматны үз сайтларында күрсәтә. Шул ук вакытта корпорация әлеге кануннарны гадел түгел һәм юридик яктан бәхәсле дип саный.
  • Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясе (РСЕ/РС) Русия хакимиятенең ят агент медиалар исемлегенә биш физик зат – Русия ватандашын, шул исәптән Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итүче журналистларны кертүне хөкем итеп чыкты.
  • Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә "агенты" түгел. Американ хөкүмәте вәкилләренә, шул исәптән Идарәчеләр шурасы җитәкчесенә дә корпорация журналистлары эшенә тыкшыну тыелган. Русиядә "ят агентлар" турында кертелгән кануннарны корпорация журналистларны эзләрлекләүгә юнәлгән куркыныч омтылыш буларак кабул итә, бу Русия ватандашлары бары тик Кремль тарафыннан хупланган мәгълүматны гына алуга ясалган адымнар, дип саный.
  • АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен Русия хакимиятенең "ят агент" кануны нигезендә Азат Европа/Азатлык Радиосы эшчәнлеген туктату юнәлешендә тырышлыгы уңаеннан борчылуын белдерде. Бу турыда АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Нед Прайс әйтте.
  • 6 апрель Блинкен АКШ Глобаль медиа агентлыгы (USAGM) башлыгы вазифасын башкаручы Келу Чао белән очрашты. Алар дөньяда демократия принципларын саклау һәм таратуда бәйсез медиа роле турында фикер алышты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG