Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның Илеш районы башлыгы Илдар Мостафин тоткарланган


Илдар Мостафин.
Илдар Мостафин.

Илдар Мостафин вазифасы вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә.

Башкортстанның Илеш районы җитәкчесе Илдар Мостафин тоткарланган, хәзер аның эш бүлмәсендә оператив-тикшерү гамәлләре алып барыла дип хәбәр итә Башинформ. 44 яшьлек түрә вазифасы вәкаләтләрен арттыруда шикләнелә диелә. Район башлыгының нинди эшләре өчен җавапка тартыласы әлегә рәсми чыганакларда хәбәр ителми.

Илдар Мостафин Илеш районын 13 ел дәвамында җитәкли.

Кайбер мәгълүматларга караганда, Мостафин күчемсез милкен декларациядә күрсәтмәгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG