Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Про Уфу" порталы "Пруфы" дип үзгәртелә, Татарстан турында һәм татар телендә дә яза башлый


Мортаза Рәхимов туганы Рәүфә Рәхимова җитәкчелегендәге медиа урыс, татар, башкорт телләрендә эшләргә җыена. Ул Башкортстан, Татарстан республикаларын, Чиләбе өлкәсен колачлаячак.

Уфада эшли торган "Про Уфу" порталы апрель башында исемен үзгәртүе турында игълан иткәннән соң, киләчәктә ни рәвешле эшләячәге белән таныштырды. Портал, газет, Youtube каналы һәм социаль челтәрләрдәге аккаунтлар "Пруфы" ирекле медиаплатформа" исеме белән чыга башлаячак. Бу медиа Башкортстан, Татарстан республикаларында һәм Чиләбе өлкәсендә вакыйгаларны яктыртачак. Татарстан сайтта "Татария" дип языла.

Пруфы.рф дип аталган яңа медиага лицензия 15 март алынган. Яңа медиа урыс, башкорт һәм татар телләрендә эшләячәк. Аның лицензиясе Русиядә һәм чит илләрдә дә чыгарга мөмкинлек бирә.

Медианы тәкъдим итү чарасында аның җитәкчесе, Башкортстанның беренче президенты Мортаза Рәхимовның туганы Рәүфә Рәхимова редакция сәясәте үзгәрмәячәк дип белдергән. "Ун ел безнең редакция гаделлек, хокуклар һәм ирек өчен көрәшә. Хәзер безнең яраткан республикабыз чикләреннән чыгарга мөмкинлегебез бар. Казанга һәм Чиләбегә барабыз! Алга таба Идел буен һәм Уралны үзләштерергә телибез, чөнки күп төбәкләрдә гадел журналистикага ихтыяҗ бар" дип белдергән Рәхимова.

Медианың төп (Уфадагы) сайты prufy.ru, Казан сайты kazan.prufy.ru, Чиләбедәгесе chel.prufy.ru адресында эшләячәк.

Idel.Реалии белән әңгәмәдә Рәүфә Рәхимова яңа форматка күчү сәбәпләренең берсе – реклама бирүчеләрнең зуррак мәйданга чыгасы килүе дип аңлаткан.

"Про Уфу" басмасы үзендә чыккан материаллар өчен Башкортстан хакимияте тарафыннан күп тапкырлар басымга дучар ителде. 2018 елда Башкортстанның элеккеге башлыгы Рөстәм Хәмитовның хатыны Гөлшат Хәмитова үзенең намусы һәм абруен яклап басманы мәхкәмәгә биргән иде.

2019 елда "Про Уфу" журналистлары редакциягә Башкортстан хакимияте тарафыннан сәяси басым бара дип белдерде. Республиканың министрлыклары һәм кайбер оешмаларында сайтка керү томалана, сайтның үзенә вакыт-вакыт "көчле DDOS-һөҗүм" ясала диелде.

2020 елда "Про Уфу" медиасы хуҗасына, редакциягә һәм аның аерым журналистларына каршы Башкортстан түрәләре берничә шикаять бирде. Аерым алганда, Башкортстан башлыгы идарәсе җитәкчесе Александр Сидякин, "Башинформ" мөдирләр шурасының элекке рәисе Ростислав Морзагулов, Русия президенты каршында Башкортстан вәкиллеге хезмәткәре Азат Казакбаев "Про Уфу"да чыккан материаллардан соң үзләренең намусын һәм абруен яклау турында шикаятьләр юллады.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (4)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG