Accessibility links

Британия патшабикәсе ире принц Филипп вафат


Принц Филипп.
Принц Филипп.

Филиппның 100 яше 10 июньдә туларга тиеш булган.

Принц Филипп, Эдинбруг герцогы 99 яшендә вафат булган. Бу хакта Букингем сарае хәбәр итте.

Филиппның 100 яше 10 июньдә туларга тиеш булган.

Принц Филипп 1921 елда Грециядә туа, Греция патшасы Георг I оныгы. Тумышы белән 1947 елга кадәр Греция һәм Дания принцы титулы йөртә.

Германия һәм Шотландиядәге мәктәпләрдә укый, Дартмутта Патша хәрби-диңгез колледжын тәмамлый. Икенче Дөнья сугышында башыннан ахырына кадәр катнаша, өлкән лейтенант исеме ала.

Колледжда укыган вакытта принцесса Елизавета белән таныша, 1947 елда өйләнешәләр. Аларның дүрт балалары туа.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG