Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киноханә: апрельдә кинода нәрсә карарга?


Disney студиясе берничә көтелгән фильм премьераларын күчерде, шуңа апрельдә күп яңа фильм көтелми. Шулай да, кинода карарлык берничә кызыклы фильм бар. Азатлык Киноханәсе апрель күзәтүен тәкъдим итә.

1. Мортал Комбат (Mortal Kombat)

Көрәшче Коул Янгны кинәт кенә көчле һәм танылган гаскәри Саб-Зиро аулый башлый. Үзенең һәм гаиләсенең иминлеген кайгыртып, Янг Рейден лорды гыйбадәтханәсендә сыену таба. Монда Коул тәҗрибәле көрәшчеләр белән бергә дошманнарга каршы сугышырга әзерләнә. Сугыш нәтиҗәсеннән аның гаиләсе язмышы гына түгел, бөтен дөнья киләчәге тора.

Фильм танылган Мортал Комбат уеннар сериясенә нигезләнеп төшерелгән. Ул җанатарлар тарафыннан күптән көтелгән булып тора. Фильмга R рейтингы бирелде, анда, уеннарда кебек үк, кансыз һәм рәхимсез күренешләр шактый.

Игътибар! Әлеге трейлерны 18 яшькә җитмәүчеләр һәм хисле кешеләргә карарга киңәш ителми.

Кемгә карарга? Уеннар сериясе җанатарларына.

  • Русия кинотеатрларында 8 апрельдән күрсәтелә.

2. Майор Гром(Майор Гром: Чумной Доктор)

Русия киносында сирәк булган комикслар жанрының иң уңышлы очракларның берсе. 2012 елдан бирле чыккан комиксларга нигезләнгән. Киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Майор Громга 2017 елда чыккан кыскаметражлы фильм җәлеп итте. Тамашачылар тарафыннан да, тәнкыйтьчеләр тарафыннан да җылы кабул ителгән әлеге фильм тулы күләмле кино төшерүгә старт бирде.

Фильмның үзәгендә – бөтен Петербур шәһәренә танылган Игорь Гром исемле полиция хезмәткәре. Гром үзенчә суперкаһарман булып тора, ул зур көчкә һәм аналитик акылга ия. Фильмда вакыйгалар майорның иң танылган дошманы – Ваба табибына бәйле. Шәһәрне "канунсызлык вабасы баскан", дип белдереп, ул заманында акча һәм танышлар ярдәмендә хөкемнән кача алган җинаятьчеләрне үтерә башлый.

Кемгә карарга? Җинаятьче һәм суперкаһарманнар турында классик фильм яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 1 апрельдән күрсәтелә.

3. Минари (Minari)

АКШта төшерелгән әлеге фильм корея иммигрантлары тормышының авырлыкларын тасвирлый. Тәнкыйтьчеләр аны инде "нечкә һәм назлы" фильм дип атаганнар, драма жанрына карамастан фильм юмордан да мәхрүм түгел. Кино алты "Оскар" бүләгенә дәгъва итә.

80нче еллар. АКШта яшәүче Корея иммигрантлары гаиләсе Калифорниядән Арканзас штатына күченә. Ике баласы булган гаилә башлыгы монда җир сатып алган һәм фермерлык белән шөгыльләнергә җыена, ләкин тормыш бу гаиләгә даими кыенлыклар тудыра.

Кемгә карарга? Тыныч драмалар яратучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 8 апрельдән күрсәтелә.

4. Фарсы теле дәресләре (Persian Lessons)

1942 ел, Икенче дөнья сугышы, Европа. Концлагерьга эләккән бельгияле Жиль Кремьеның яһүд тамырлары бар. Исән калыр өчен ул үзен фарсы кешесе дип атый, һәм бу ялган аның тормышын коткара. Тик төп геройны фарсы мәдәнияте һәм аш-сулары белән кызыксынган пешекче янына китерәләр, бу пешекче сугыштан соң Иранга күченеп, анда ресторан ачу турында хыяллана. Тоткынга яңа хәйләләр уйлап табарга туры килә.

Фильм берничә илнең уртак хезмәте булып тора. Төп рольләрдә Ларс Айдингер белән Науэль Бискаярт башкара.

Кемгә карарга? Сугыш турында фильмнар белән кызыксынучыларга.

  • Русия кинотеатрларында 8 апрельдән күрсәтелә.

5. Елан (The Serpent)

Апрель аенда күрсәтеләчәк яңа Netflix премьерасы турында да сөйләми булдыра алмыйбыз. Әлеге триллер-сериал чын вакыйгаларга нигезләнгән. "Елан" – Шарль Собрадж тәхәллүсе, ул танылган үтерүче, 20нче гасырның иң оста җинаятьчеләрнең берсе. 70нче елларда ул Непал, Таиланд һәм Һиндстандагы көнбатыш туристларга яный. Сериал аның елларча полициядән ничек кача алуын күрсәтә. Җинаятьчене бөтен Көньяк-Көнчыгыш Азия буйлап эзләгәннәр.

Сериалны 2 апрельдән Netflix-та карарга була.

Кемгә карарга? Танылган җинаятьчеләр турында фильмнар яратучыларга.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG