Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия президенты каршында Башкортстан вәкиле итеп ФСБ генерал-майоры билгеләнде


Умарпаша Ханалиев.
Умарпаша Ханалиев.

Умарпаша Ханалиев шулай ук республика вице-премьеры булачак

Башкортстанның Русия президенты каршында вәкаләтле вәкиле вазифасына Кыргызстанда туып үскән, озак еллар Төньяк Кавказда ФСБ түрәләренең берсе булган Умарпаша Ханалиев билгеләнде. Башкортстан хөкүмәтендә ул вице-премьер дәрәҗәсендә булачак. Яңа вәкил билгеләнүе хакында оператив киңәшмә вакытында Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Вәкиллек республикага инвестицияләр керү ноктасы булырга тиеш. Бу бик җаваплы эш, сезнең белемнәрегез һәм тормыш тәҗрибәсе бу бурычны үтәргә ярдәм итәр" диде Хәбиров.

Умарпаша Ханалиев 69 яшьтә. Кыргызстанның Ош өлкәсендә туган, биология укытучысы булып эшләгән. Комсомол аша үсеп, соңыннан КГБның Төньяк Кавказ бүлегендә хезмәт итә башлый. 1991-1996 елларда Дагыстанның Хасавюрт шәһәре КГБ бүлеге башлыгы урынбасары була, бер үк вакытта Русия террорчылыкка каршы идарәсенә эшкә җибәрелә һәм анда социаль чараларны контркүзәтү оператив төркемен җитәкли.

1996 елдан ФСБ үзәк аппаратында эшли, Чечняда террорчылыкка каршы оператив штаб әгъзасы була. 2000 елда Русия президентының ябык боерыгы белән Русия каһарманы исеме бирелә. Запаска чыкканчы Русия ФСБсының үзәк аппаратында эшли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG