Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япония "Фукусима" станциясендәге суны океанга түгәргә җыена


Фукусиманың җимерелгән ике реакторы, 2011 ел
Фукусиманың җимерелгән ике реакторы, 2011 ел

2011 елда җир тетрәү аркасында җимерелгән атом электр станциясендә хәзерге вакытта 1,25 млн тонна су саклана, ул радиоактив матдәләр белән агуланган.

Япония хөкүмәте утырышында "Фукусима" атом электор станциясендәге суны океанга түгәргә дигән карар кабул ителгән. Станциядәге су реакторларны суыту өчен кулланылган булган. Хәзерге вакытта станциянең махсус саклагычларында 1,25 млн тонна су саклана. Герметик рәвештә ябылган булса да, реакторлардан су саркып тора, әлеге саклагычлар киләсе ел ахырына тулып ташачак диелә.

Япония премьер-министры Есихидэ Cyги суны Тын океанга түгү "чынбарлыкка иң туры килүче вариант" дип атаган. Радиацияле суны кая куярга икәнен хәл итми торып, электр станциясен бөтенләйгә томалап кую мөмкин түгел диелә. Япония хөкүмәте суны океанга түгү турында берничә ел сөйли, радиация белән агуланган суның океанга эләгүе ихтималы җәмгыятьтә протестлар тудыра.

Шул ук вакытта Япония хөкүмәте суны океанга ташлаганчы ул чистартылачак дип белдерә. Анда бер генә радиоактив матдә – тритий гына калачак, ә ул аз микъдарда кешеләр һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудырмый диелә.

Суны океанга түгү аны чистарту корылмалары төзегәннән соң ике елдан башланыр дип көтелә. Суны океанга агызу утыз ел чамасы барачак һәм бу эшнең барышын Халыкара атом энергиясе агентлыгы күзәтеп торачак.

Фукусима-1 атом станциясе 2011 елда җир тетрәү һәм цунами аркасында җимерелде. 16 меңнән артык кеше һәлак булды, меңләгән кеше табылмады, нурланыш бөтен тирә-якка таралып зур зыян салды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG