Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан дәүләт бурычын 7,3 млрд сумга арттырачак


Константин Толкачев
Константин Толкачев

2020 ел нәтиҗәләренә карый, Башкортстан Русиянең бюджет дефициты иң зур булган ун төбәге арасына керә.

Башкортстан Дәүләт җыены – Корылтай республиканың дәүләт бурычын 7,3 миллиард сумга арттырырга карар иткән. Бу турыда үзгәрешләр 2022-2023 ел бюджетына кертеләчәк.

Корылтай җитәкчесе Константин Толкачев Русия финанс министрлыгының коронавирус белән бәйле рәвештә төбәкләргә бурычка акча алырга рөхсәт итүен искәрткән һәм Башкортстан моннан файдаланып калырга булды дигән.

5,3 млрд сум дәүләт кыйммәтле кәгазьләрен урнаштыру хисабына, 2 млрд сум банк кредитлары буларак алыначак диелә.

"Республика бөтен социаль бурычларын үтәячәк. Башкортстан Русиянең бурычлар ягыннан тотрыклы төбәкләре төркеменә керә", дигән Толкачев.

2021 елның 1 апреленә Башкортстаннның дәүләт бурычы 21 млрд сум тәшкил итә. 12 миллиарды бюджет кредитлары, 5 млрд – дәүләт кыйммәтле кәгазьләре урнаштыру, һәм 4 млрд сум – банк кредитлары булып тора.

2020 ел нәтиҗәләре нигезендә Башкортстан Русиядә бюджет дефициты иң зур булган төбәкләр унлыгына кергән. Республиканың бюджет дефициты 37,7 млрд сум тәшкил иткән. Бу республиканың гомуми кеременең 14 проценты булып тора.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG