Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә дәүләткә хыянәттә шикләнелеп МФТИ профессоры кулга алынган


Эшнең нечкәлекләре билгеле түгел, чөнки дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә ачылган җинаять эшләре сер итеп тотыла. 

Мәскәүнең Лефортово районы мәхкәмәсе русияле Валерий Голубкинны дәүләткә хыянәттә шикләнеп сак астына алган. Бу хакта мәхкәмә матбугат хезмәтенә сылтанып "Интерфакс" хәбәр итә. Мәгълүмат шулай ук мәхкәмә эшләре картотекасында да бар. Сак астына алу карары 12 апрельдә кабул ителгән.

"Интерфакс" язуынча, кулга алынган кеше — Мәскәү физика-техник институты (МФТИ) профессоры.

Уку йорты сайтында 1952 елгы техник фәннәр докторы, теоретик һәм гамәли аэрогидродинамика кафедрасы профессоры Валерий Голубкин турында мәгълүмат бар.

Эшнең нечкәлекләре билгеле түгел, чөнки дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә ачылган җинаять эшләре сер итеп тотыла.

Әлеге гаепләү 12 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

Декабрьдә мәхкәмә дәүләткә хыянәттә шикләнелгән физик Анатолий Губановны тоткарлаган иде. Ул МФТИда "югары тизлекле очучы аппаратларның практик аэродинамикасы" курсы укыган.

Дәүләткә хыянәт турында эшләр мәхкәмәләрдә ябык тәртиптә карала, хөкем карарлары турында гына рәсми хәбәр ителә. 2021 елның гыйнвар-февралендә генә дә Русия мәхкәмәләре дәүләткә хыянәт маддәсе нигезендә кимендә өч хөкем карары чыгарган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG