Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Сергей Шойгуның дусты Кырымда 1 млрд сумлык күчемсез милек сатып алган


Олег Белавенцев

Олег Белавенцев, аның гаиләсе һәм аның белән бәйле ширкәтләр Кырымда йортлар, фатирлар, шифаханә биналары һәм кунакханәдә апартаментларга ия диелә. Бу милек 2014 елда Кырымны Русия аннексияләгәч алынган.

Русия саклану министры Сергей Шойгуның дусты, 2012 елда аның эшләре белән идарә итүче, элек Кырымда Русия президентының вәкаләтле вәкиле булып торган Олег Белавенцев Кырымда күпләп күчемсез милек сатып ала, дип ачыклаган "База".

Дүрт йорт, җиде фатир, элит кунакханәдә тугыз апартамент, 78 номерлы биш катлы пансионат, шифаханә һәм күпсанлы келәтләр – бу милек Белавенцевның үзенә, хатыны Ирина, кызлары Виктория һәм кияүләре Егор исеменә язылган диелә журналист тикшерүендә. Бу йортлар-фатирларның барысы да диярек диңгез ярында диелә. Аерым алганда, гаиләнең бу күчемсез милеге Ялта, Акъяр, Форос, Акмәчет һәм Кырымның диңгез буендагы берничә бистәсендә урнашкан.

Моннан тыш, Белавенцев гаиләсе Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә 140 миллион сумнан артык бәядәге күчемсез милеккә ия диелә.

Медиа язганча, Белавенцевның Кырымдагы күчемсез милеге 2014 елдан соң, Русия ярымутрауны аннексияләгәч алынган. Белавенцев үзе Кырымны Русиягә кушу турында "референдум" дип йөртелгән чараны оештыручыларның берсе буларак атала. Нәкъ менә шуннан соң Путин Шойгуның дусты Белавенцевка "дәүләтчелекне ныгыткан өчен" дигән аңлатма белән "Русия каһарманы" исеме бирә, һәм аны үзенең Кырымдагы вәкиле итеп куя.

Белавенцев соңгы биш елда президентның Төньяк Кавказ федераль бүлгесендәге вәкиле булып та эшләп алган. Хәзер ул Никарагуаның Кырымдагы мәртәбәле консулы вазифасын били, ләкин, "База" мәгълүматынча, ярымутрауда сүзе үтүчән иң йогынтылы кешеләрнең берсе булып кала, ул Кырымның Русия куйган җитәкчесе Сергей Аксенов белән тыгыз бәйләнгән диелә. Аксенов белән дуслыгы аркасында ул күчемсез милекне аның кадастр бәясеннән берничә мәртәбә кимрәк бәягә сатып ала, ә аның һәм гаиләсенең ширкәтләренә Кырым хакимиятеннән дәүләт заказлары килеп тора, еш кына алар бу хезмәтне тәкъдим итүче бердәнбер ширкәт булып чыга, диелә.

Кырым референдумы

Кырым референдумы 2014 елның 16 мартында уздырыла. Тавышка ике сорау куела:

  1. Сез Кырымның Русия федерациясе субъекты сыйфатында Русиягә кушылуын телисезме?
  2. Сез Кырым республикасының 1992 елгы Конституциясен гамәлгә кайтаруны һәм Кырымның Украинаның бер өлеше булып калуын телисезме?

Рәсми нәтиҗәләргә күрә, тавыш бирүдә сайлаучыларның 83,10% катнашкан. Шуларның 96,77% беренче вариантны (Русиягә кушылу) сайлаган. Икенче вариант (Украинада калу) өчен 2,51% тавыш биргән.

Референдум халыкара кануннарны бозып үткәрелә. Дөнья илләрнең күбесе аның нәтиҗәләрен танымый.

Русия референдум нәтиҗәләренә таянып Кырымның Мәскәү тарафлы җитәкчеләре белән Кырымның Русиягә кушылуы турында килешү имзалый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG