Accessibility links

Миңнеханов Босния һәм Һерцеговинада Гази Хөсрев-бәк мәчетендә булды


Рөстәм Миңнеханов Гази Хөсрев-бәк мәчетендә
Рөстәм Миңнеханов Гази Хөсрев-бәк мәчетендә

Рөстәм Миңнеханов рәсми очрашуларда Босния һәм Һерцеговина җитәкчелегенә үз вәкилен "Русия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеменә кертергә чакырачак.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Босния һәм Һерцеговинага эш сәфәре кысаларында Гази Хөсрев-бәк мәчетендә булган, анда ул Сараево имамы һәм мәчетнең баш имамы Менсур Малкич белән очрашкан. Очрашуда Миңнехановны Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин озата йөрде дип хәбәр итә президентның матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов имамга кабул итүләре өчен рәхмәт белдергән һәм изге Рамазан ае башлану белән котлаган. Әңгәмә барышында республика президенты Менсур Малкичны киләсе елда Татарстанда узачак Болгарда ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә чакырган.

Хәбәр ителүенчә, Рөстәм Миңнеханов рәсми очрашуларда Босния һәм Һерцеговина җитәкчелегенә үз вәкилен "Русия - Ислам дөньясы" стратегик караш төркеменә кертергә тәкъдим итәчәк.

Гази Хөсрев-бәк мәчете Босния һәм Һерцеговина чорындагы иң әһәмиятле архитектура һәйкәле булып тора. Дөньяда электр үткәрелгән беренче мәчет.

Миңнеханов Босния һәм Һерцеговинага 13 апрельдә килгән. Бүген ул шулай ук Босния һәм Һерцеговинаның тышкы сәүдә һәм икътисади мөнәсәбәтләр министры Сташя Кошарац белән очрашты.

Моннан тыш, "Татарстан – Босния һәм Һерцеговина" түгәрәк өстәле булачак, аның кысаларында хезмәттәшлекнең актуаль юнәлешләре турында фикер алышу планлаштырыла диелә. Програмда шулай ук Босния һәм һерцеговина президиумы рәисе Милорад Додик һәм президиум әгъзалары Шефик Джаферович һәм Желько Комшич белән очрашу каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG