Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә "Насилию.нет" үзәгенә "ят агент" кануны нигезендә 300 мең сум штраф салды


"Насилию.нет" үзәге мөдире Анна Ривина

Оешманың өйдә көч куллануга дучар ителгәннәргә ярдәм күрсәтүен Русия юстиция министрлыгы сәяси эшчәнлек дип бәяли.

Мәскәүдә мәхкәмә гаиләдә көч кулланудан зыян күргәннәргә ярдәм күрсәтүче "Насилию.нет" үзәгенә "ят агент" кануны нигезендә 300 мең сум күләмендә штраф билгеләгән.

Бу турыда "Агора" халыкара хоуку яклау үзәге адвокаты Павел Чиков хәбәр итә.

"Фактта бу штраф үзәкнең үзен-үзе ят агентлар реестрына кертмәгәне өчен сугылды. Ул моны әлбәттә эшли алмый иде, чөнки үзен ят агент дип санамый" диде мәхкәмәдә бу оешманың мәнфәгатьләрен яклаучы юрист Кирилл Коротеев.

Русия хакимияте "Насилию.нет" сәүдә белән бәйле булмаган оешмасын "ят агент" реестрына декабрь ахырында кертте. Оешманың "гаиләдә көч куллану проблемын халыкка күрсәтергә" тырышуын һәм дәүләттән COVID-19 пандемиясе вакытында "гаиләдә көч куллану корбаннарын яклау өчен чаралар күрергә" соравын Русия юстиция министрлыгы сәяси активлык дип бәяләде. Хокук яклачылар әлеге карарны шикаять итте, әмма мәхкәмә юстиция министрлыгына шикаятьне кире какты.

"Ят агент" турында канун 2012 елда кабул ителде. Аның нигезендә Русия хакимияте сәүдә белән бәйле булмаган оешмаларны чит илдән акча алган өчен һәм, алар фикеренчә, сәясәт белән шөгыльләнгән өчен, "ят агент" дип игълан итә ала. Мондый эшчәнлек дип нинди гамәлләр атала, монысы канунда ачык язылмаган, бу исә хакимияткә мәгърифәт, сәламәтлек саклау, экология өлкәсендә эшләүче оешмаларны эзәрлекләргә мөмкинлек бирә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG