Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: президент Байден Русиягә каршы чикләүләр кертү турында боерык әзерләгән


Джо Байден
Джо Байден

Чикләүләрнең яңа тупламы банк өлкәсенә кагылачак, моннан тыш, АКШтан Русиянең ун дипломатын җибәрү күздә тотыла.

Джо Байден идарәсе пәнҗешәмбе Русиягә карата яңа чикләүләр кертергә ниятли, дип хәбәр итә Америка медиасы Ак Йорттагы чыганакларга таянып.

АКШ президенты Джо Байден бу турыда боерык әзерләгән, аңа ярашлы, Америка банкларына Русия Банкыннан, Русиянең финанс министрлыгыннан һәм Русия муллык фондыннан Русия дәүләт облигацияләре сатып алу тыелачак. Моннан тыш, Әфганстанда Америка хәрбиләрен үтергән өчен акча түләүгә катнашы бар дип саналган ун Русия дипломатын АКШтан җибәрү дә күздә тотыла.

Чикләүләр Русиянең киберһөҗүмнәренә, аның Америкадагы сайлауларга тыкшынуы һәм Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы җавап буларак кертеләчәк диелә.

Русиянең тышкы күзләү хезмәте Американың дәүләт оешмалары һәм саклану корпорацияләре компьютер системнарына канунсыз үтеп керү белән бәйле Solar Winds дип аталган операция уздыруда гаепләнәчәк.

Март уртасында Америка махсус хезмәтләре Русиянең 2020 елда АКШ президентын сайлауларга тыкшынуы турында хисап бастырды. Шул вакытта Байден ABC News каналына интервью вакытында Русия президент сайлауларына тыкшынган өчен "түләячәк" дип белдерде.

Русия хакимиятләре башка илләрдә сайлауларга тыкшынуга нинди дә булса мөнәсәбәте барлыгын һәрвакыт инкарь итеп килде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG