Accessibility links

Кайнар хәбәр

Касыйм шәһәрендә Сөембикә-ханбикә һәйкәле макеты урнаштырылды


Сөембикә һәйкәле макеты

Бронзадан коелган һәйкәл Касыймдагы Сөембикә бакчасында җәй ахырында ачылыр дип көтелә.

Рязань өлкәсе Касыйм шәһәрендә Сөембикә һәйкәленең макеты урнаштырылды. Ул Казан ханбикәсе исеме белән аталган шәһәр бакчасында куелды. Әлеге макет вакытлыча торачак, ханбикәнең бронзадан коелган сыны бу урында август ахыры-сентябрь башында урнаштырылыр дип көтелә.

Касыймдагы Сөембикә бакчасы Ока елгасы ярында, Хан мәчете һәм Сөембикәнең ире, Казан ханы Шаһгали төрбәсе янында урнашкан. Хәзер скверны төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Һәйкәл өчен сигез кырлы йолдыз рәвешендә нигез корылган, аңа ярымай һәм йолдыз сурәте дә төшерелгән. Уртасында Сөембикә ханбикәнең басып торган сыны куела, һәйкәл композициясенең гомуми биеклеге 4,2 метр булачак диелә.

Кайбер мәгълүматларга карый, Казан ханлыгының соңгы хакиме Сөембикә Касыймда җирләнгән. Ханбикәгә Касыймда һәйкәл ачу Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел һәм Касыйм шәһәренә 870 ел тулуга багышланачак.

Касыймда Сөембикә һәйкәле ачу турында ике ел элек Татарстанның Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән Касыйм шәһәре башлыгының икътисад һәм финанс өчен җаваплы урынбасары вазифаларын башкаручы Ирина Ганина белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG