Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русиягә яңа чикләүләр кертте


Джо Байден һәм Владимир Путин, 2011 ел
Джо Байден һәм Владимир Путин, 2011 ел

Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова әлеге санкцияләргә Русиянең "җавабы котылгысыз" булачак диде. 

АКШ президенты Джо Байден Русиягә каршы яңа чикләүләр кертү турында фәрман имзалады. Алар Русиянең дәүләт бурычына һәм кайбер рәсми затлар һәм ширкәтләргә кагыла. Чикләүләрнең сәбәбе дип Мәскәүнең "зыян китерүче тышкы эшчәнлеге" атала. Бу хакта Ак йорт сайтында хәбәр ителә.

  • Америка финанс институтларына Русия дәүләт бурычының беренчел базарда 14 июньнән соң чыкканын сатып алу тыелачак. Чикләүләр Үзәк банктан, Дәүләт байлыгы фондыннан яки финанс министрлыгыннан турыдан-туры сатып алуга кагылачак. Соңрак ул киңәергә мөмкин.
  • Байден идарәсе беренче тапкыр Русиянең тышкы күзләү хезмәтен тарихта иң зур киберһөҗүм өчен җаваплы дип атады. Дипломатик ышык белән эшләгән Русия тышкы күзләү хезмәткәрләренең унысын АКШтан чыгару күз уңында тотыла.
  • Чикләүләр исемлегенә Русия махсус хезмәтләренә ярдәм итүдә гаепләнеп алты технологик ширкәт эләккән. Алар арасында Краснодардагы "Эра" хәрби технополисы, "Спецвузавтоматика" дәүләт фәнни-тикшеренү үзәге, Positive Technologies ширкәте бар.
  • Моннан тыш, 2020 елда АКШ президенты сайлавына тыкшынырга тырышкан 16 физик зат һәм 16 юридик затка санкцияләр кертелә. Алар арасында дүрт мәгълүмати портал һәм эшмәкәр Евгений Пригожин белән бәйле дип саналаган ширкәтләр бар.
  • Шулай ук Кырымны Русиягә кушу өчен биш физик зат һәм өч юридик зат чикләүләр исемлегенә эләккән.

Санкцияләр игълан ителгәннән соң Мәскәү биржасында рубль курсы төшеп китте. Мәскәү вакыты белән 15:00 сәгатькә доллар бер сумнан артып 77,08 сум, евро - 1,5 сумга артып 92,26 сум булды.

АКШның Русиядәге илчесе Джон Салливан Русия тышкы эшләр министрлыгына чакырылган дип хәбәр итә Интерфакс.

Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова әлеге сакнцияләргә Русиянең "җавабы котылгысыз" булачак диде. ​

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG