Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дистәләгән чит ил галиме DOXA журналистларына теләктәшлек белдерде


DOXA журналистлары Армен Арамян, Наталья Тышкевич, Алла Гутникова (сулдан уңга) мәхкәмәдә, Мәскәү, 2021 елның 14 апреле
DOXA журналистлары Армен Арамян, Наталья Тышкевич, Алла Гутникова (сулдан уңга) мәхкәмәдә, Мәскәү, 2021 елның 14 апреле

"Мәгариф системын күндәм масса тәрбияләүдә кулланучы гына тәнкыйди фикер йөртүне "куркыныч тудыручы" дип саный һәм аны тыя ала" дип язган дөньяның күренекле галимнәре.

Мәскәүдәге Югары икътисад мәктәбе студентлары чыгаручы DOXA журналына дөньяның фәнни даирәләре теләктәшлек белдерде. Төрле илләрдән алты дистәдән артык галим, фәлсәфәче һәм югары ук йортлары мөгаллимнәре, шул исәптән АКШ, Британия, Франция, Израил вәкилләре басманың дүрт журналистын яклап ачык хат чыгарды. Бу студентларга карата Русия хакимияте җинаять эше ачып, балигъ булмаганнарны протестларга тартуда гаепләде.

Хат авторлары арасында Словениядән мәдәният галиме Славой Жижек, француз фәлсәфәчесе Этьен Балибар, Америкадан фәлсәфә галимнәре Джудит Батлер һәм Джоди Дин да бар. Хатка кул куючылар DOXA хезмәткәрләренә каршы гаепләүләрне "абсурд" дип атап, журналистларны эзәрлекләүне кичекмәстән туктатуны һәм аларны азат итүне туктатуны таләп иттеләр.

"DOXA протестларга куркусыз чыгарга чакырган шактый самими видео чыгарган, анда студентларны сәяси сәбәпләр белән университеттан куу канунсыз диелә" дип искәртелә хатта. "Мәгариф системын күндәм масса тәрбияләүдә кулланучы гына тәнкыйди фикер йөртүне "куркыныч тудыручы" дип саный һәм аны тыя ала" дип язган авторлар. Шул ук вакытта алар мондый гаеп ташлану мәртәбәле дә дип саный, чөнки бөек юнан галиме Сократ та үз вакытында шушы ук җинаятьтә гаепләнгән булган.

14 апрельдә Мәскәүдә DOXA журналын чыгаручы дүрт студентның өйләрендә, кайберләренең ата-аналарында, журнал редакциясендә тентү узды, алардан сорау алдылар. 15 апрель Басманный районы мәхкәмәсе Армен Арамян, Владимир Метелкин, Наталья Тышкевич һәм Алла Гутниковага "кайбер гамәләрне тыю" турында хөкем карары чыгарды. Бу карар "балигъ булмаган затны аның тормышына куркыныч тудыручы гамәлләр кылуга җәлеп итү" маддәсе нигезендә ачылган җинаять эше кысаларында чыгарылды.

Тикшерү фаразынча, 23 гыйнварда DOXA журналистлары видеоролик чыгарып, студентларга аларның Навальный яклы протест чараларында катнашулары өчен вуз җитәкчелеге институттан куу белән янавы канунсыз дип сөйләгән. Роскомнадзор журналның әлеге роликны алып куюын таләп иткән, журнал моны үтәгән. Шуңа карамастан, шушы ролик аркасында җинаять эше ачылган.

DOXA – бүгенге көн университеты турында бәйсез студентлар журналы, ул Русиядә һәм дөньяда мәгариф өлкәсендәге кискен проблемнарны яктырта.

2019 елның декабрендә Югары икътисад мәктәбенең студент башлангычларына ярдәм фонды DOXA журналын студент оешмасы статусыннан мәхрүм итте. Журналдагы материалларның бер өлеше вузның намусын таплый диелде. Материаллар арасында Мәскәү шәһәр думасына гадел сайлаулар таләп иткән чаралар турында язмалар да әйтелде. Чәршәмбедә ВШЭ сүзчесе журнал белән булган бүгенге вакыйгалар вузга кагылмый дип белдерде. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков исә DOXA студентлар басмасы түгел һәм ул иҗтимагый-сәяси сыйфатта дип белдерде. "Анда студент мәсьәләләре аз" диде Песков журналистларны тентүләр һәм аларны тоткарлаулар турында сорауга җавап биргәндә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG